+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җырлап яшик!

Әлшәй төбәгендә үзешчән сәнгать нәтиҗәле үсеш кичерә. Әлшәй районында утыздан артык милләт вәкилләре бердәм гаиләдәй яши. Гасырлардан килгән дуслык милли иҗади коллективларның эшчәнлегендә дә чагыла. Үзешчән сәнгать осталарының төбәктә милләтләр дуслыгын ныгытуга керткән өлеше хакында Әлшәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм ӘКИМБӘТОВ түбәндәгеләрне җиткерде.

— Районда социаль-мәдәни үзәк карамагындагы 23 авыл мәдәният йорты, шул кадәре үк клуб эшли. Аларда җыр-моңга, биюгә гашыйк дүрт меңгә якын һәвәскәр шөгыльләнә. Моңа өч мең тирәсе яшь буын вәкилләрен дә өстәргә кирәк.

Гомумән, бездә милли үзеш­чән сәнгатьне үстерү өчен шартлар тудыруда барлык мөмкин­лекләр файдаланыла. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки илдә үткәрелүче милли сәясәтнең асылында да халыклар дуслыгы ята. Милләтләр күмәкләшеп яшәгән төбәкләрдә үзешчән коллективлар да актив эшли. Бу җәһәттән мисал итеп Кыпчак-Аскар, Кармыш, Чебенле һәм Ташлы мәдә­ният йортлары, Ибрай, Сарыш, Чурай авыл клублары каршында эшләүче башкорт фольклор ансамбль­ләрен китерергә мөмкин.

Мәндән, Трунтаиш һәм Түбән Әврез авылларындагы татар халык иҗатына йөз тоткан милли ансамбльләр бай тарихи мираска ия. Воздвиженка, Кырым авыл мәдәният йортларында – урыс, Казан авылында — украин, Кайраклы һәм Аксен авыл мәдәният йортларында чуваш фольклор ансамбльләре киң танылу алды.

Бу җәһәттән, аерым иҗади коллективлар белән якыннан таныштырып үтәсем килә. Алар арасында иң өлкәне булып Казан авылы мәдәният йорты каршында уңышлы эшләп килүче “Чаровницы” халык ансамбле тора. Украин фольклор коллективының тарихы 1982 елда башлана. Милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән үзешчән сәнгать остасы Тамара Федорова җитәкчеле­гендә ансамбль район, шулай ук республика дәрәҗәсендә киң танылды. Иң мөһиме: коллектив Әлшәй төбәгенә ХIХ гасырда ук күченеп килгән украиннарның милли моңнарын, гореф-гадәт­ләрен хәзерге буыннарга җиткерә алды. Әлеге иҗади уңышы өчен ансамбль 1984 елда ук “Халык иҗаты энҗеләре” республика конкурсында лауреат исемен яулаган иде. Әйткәндәй, бу чорда ансамбль коллективы өч тапкыр яңара. Яшь иҗади көчләр бе­лән тулыланган коллектив бүген дә районның мәдәни тормышында балкып яши. 15 кеше­дән торган ансамбльдә төрле һөнәр ияләре чыгыш ясый, алар арасында терлекчеләр, укытучылар бар.

Кыпчак Аскар мәдәният йортының “Ахирәтләр” башкорт фольклор ансамбле исә 1998 елда оештырыла, җитәкчесе — Гөлгенә Татлыбаева. Иҗади коллективның репертуарында өстенлекне Дим башкортлары йолалары алып тора.
“Ахирәтләр” күп тапкырлар район мәдәният фестивальләре, конкурслары лауреаты булды. 2004 елда фольклор коллективына “Халык ансамбле” исеме бирелде. Әй­тергә кирәк, иҗади коллектив бүген дә дәрәҗәсен югары тота, аның чыгышларын халык көтеп ала. “Гөлнәзирә”, “Замана” башкорт халык фольклор коллективлары, “Тамаша” башкорт халык театры, “Умырзая” башкорт халык вокаль ансамбле иҗади эш­чәнлеге белән шулай ук халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертә.

Шундый ук юнәлештәге үзешчән иҗат коллективларыннан Халык вокаль инструменталь “А” төркемен, “Узоры”, “Ретро”, “Забава”, “Тавричаночка”, “Дарман”, “Рамазан” ансамбльләрен билгеләп үтәргә мөмкин. Алар район­ның мәдәни тормышын кабатланмас бизәкләр белән баета.
Читайте нас: