+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кара диңгез буеннан — җиңү белән!

Уфадагы “Юла” хореография ансамбле мәртәбәле конкурста беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады.— Әйдәгез әле, Уфаны Кара диңгез буенда танытып кайтыйк! — Яз башланып кына торган мәлдә кызымның бию түгәрәгендәге укытучысы Юлия Фәттахова шундый тәкъдим белән чыкты.

Һәм менә инде без — “Юла” хореография ансамблендә шөгыльләнүче 7-9 яшьләрдәге 12 кыз, аларның ата-аналары бер вагон тутырып Туапсе районының Ольгинка бистәсендә узачак халыкара фестивальгә китеп тә барабыз.
Ара ерак, әмма аны кыскарту юллары да бихисап: вагонда җырлар яңгырый, төрле-төрле конкурслар уза, җиңүчеләр бүләкләнә.

Поезд килеп җитүгә оеш­тыручыларның автобуслары каршы алды. Ниһаять, чемоданнар — кунакханәдә, ә без — диңгездә!

Икенче көнне безнең коллектив белән бер үк исемдәге “Юла” фестивале тантаналы рәвештә ачылды. Мәскәү, Вологда, Рыбинск, Дзержинск, Төмән, Курск, Тверь, Караганда (Казахстан) һәм башка шәһәрләр вәкилләре белән бер колоннага тезелеп атладык. Моның өчен алдан ансамбльнең әләмен, зур бер тактага язып исемен, девизын әзерләгән идек.

Конкурс өч көн барды. Уфалылар башкорт һәм корея биюләре белән “Стильләштерелгән халык биюләре” номинациясендә ярышты һәм беренче дәрәҗә лауреат исеме яулады, гала-концертта катнашты. Жюри әгъзалары яшь биючеләрнең оста чыгыш ясауларын, чагу костюмнарын билгеләп үтте.

Конкурс караулары белән беррәттән, башка чаралар да узды. Балалар белән бергә әле генә пиратлар, әле генә миньоннар булып киендек. Әйткәндәй, ата-аналар арасында “Междусобой-2016” дип аталган аерым конкурс оештырылды. Аңлаучылар булырмы икән, дип шикләнеп булса да, татар телендә җыр башкарып сәхнәдән төшеп килгәндә, әллә күпме татар “Булдырдыгыз!” — дип, безне кул кысып каршы алды. Тырышлык бушка узмады — бу конкурста без, ата-аналар, шулай ук, беренче дәрәҗә лауреат исеме алдык. Бәйге өчен махсус әзерләнгән стена гәзитебез махсус диплом белән бүләкләнде. Яңа беренче сыйныфны тәмамлаган биючебез Индира Баталова “Мисс Юла” конкурсында катнашып, “Мисс симпатия” номинациясендә бүләкләнде.

Конкурста катнашу бик кыйммәт хакка төшеп, кесәләр шактый гына бушап калса да, Уфабызга шат күңел белән, горурланып кайтып төштек. Кызлар да, ата-аналар да туганнардай дуслашып бетте. Көн буе телефоннан, Интернет аша бер-берсенең хәлен белешәләр.

— Әйдәгез, ел башында Санкт-Петербургка барабыз! — ди бу җиңүләрдән аеруча зур канәгатьлек кичерүче хореографыбыз Юлия Абдулла кызы.
Читайте нас: