Башкорт илен җил-давылдан саклар калкан булып баскан мәгърүр кыялары белән күпләрне таң калдырган Морадым тарлавыгы сигезенче ел рәттән “Баек” балалар бию телевизион конкурсы җиңүчеләрен үз кочагына җыйды. Кунакчыл Күгәрчен җиренә бу юлы да республикабызның төрле район-шәһәрләреннән тыш, Төньяк Осетия, күрше Татарстан, Чиләбе өлкәсеннән килгән кунаклар аяк басты.
Чарада шулай ук район хакимияте башлыгы Фәрит Мусин, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов, Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Зариф Байгускаров, мәдәниәт министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Ринат Нагаев, Хәләф Ишморатов катнашты. Олы кунаклар авыл биләмәләре, мәгариф учреждениеләре әзерләгән Кино елына багышланган күргәзмәләр белән танышты.
— Бию сәнгатенә булган сөю сезне зур уңышларга алып килсен. Бу көннәр бала чакның чагу вакыйгасы булып хәтерегездә мәңгелеккә калыр, дип ышанам, — диде катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Фәрит Морзагилде улы.
Ирек Рәдил улы республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның котлау хатын укып ишеттерде, үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.
Җиде ыру варислары җыелды
Бәйгене оештыручылар ел да яңа тема уйлап таба, әмма төп юнәлештән читләшми — халкыбызның милли асылын сызык өстенә ала. Гала-концертның режиссеры Фәнил Әсәдуллин, куючы хореограф Рөстәм Хәйруллин, сценарий һәм җыр текстлары авторы Асия Гайнуллина, музыкаль яктан бизәүче һәм җырларның авторы, композитор Илшат Яхин да нәкъ шуны күз уңында тоткан.
Халык акылын үзенә туплаган Агәби (Алтынай Хамматова-Юнысова) җиде малайга токым җебе уралган йомгакларны тоттырып, җиде юлга озата. Һәр тарафта “Баек”ка чакырып, оран яңгырый...
Милләт асылы – биюләрдә
Һай, бай да соң халкыбыз биюләргә! Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән ыру вәкилләре нинди генә бию башкармады! Шунысы куанычлы, конкурсантлар “Язгы сәхрә”, “Җиләкле җәйләр”, “Күгәрченнәр”, “Чая кызлар”, “Ахирәтләр”, “Җаек буенда”, “Урманда” кебек биюләр белән беррәттән, дөнья сәхнәләрендә башкортны башкорт дип таныткан легендар “Озын чәч”, “Зарифа”, “Тыпырдык”, “Җиз үкчә”, “Рекрут”, “Бишбармак”ны да сайлаган. Кемдер бөркет булып очты, атлар булып чапты, кемдер чыбыркы шартлатты, сунарга чыкты, кызлар күзләде, кичке уенны гөрләтте, ук-җәя күтәреп илен саклады, кылыч белән алышты, самавыр кайнатты... — образлар төрлелегеннән күзләр камашты.
Ерак араларны якынайтып Төньяк Осетия-Алания башкаласы Владикавказдан килеп җиткән “Барс” халык ансамбле (җитәкчесе – А. Бахутов), Татарстаннан килгән “Очарование” хореографик коллективы (җитәкчесе Г. Зиннәтуллина), Чиләбе өлкәсеннән килгән “Уралым” милли – мәдәни коллективы (җитәкчесе – В. Ягафәрова) чыгышлары да ямь өстенә ямь өстәде.
Бию кодрәте чиксез, шуңадыр да тамашачылар биючеләрдән күз дә алмый утырды, хәтта өстән җиңелчә сибәләп үткән яңгыр да аларны ышыкка качарга мәҗбүр итә алмады.
Иң дулкынландыргыч мәл
Алып баручылар әйтүенчә, балалар бәйгесендә 3 яшьтән 15 яшькәчә мең дә өч йөз бала катнашкан. Бу сан аз түгел, шуңа да халык артисты, бию аксакалы Радмир Бәдретдинов, атказанган артистлар Фәнил Әсәдуллин һәм Рөстәм Хәйруллин, Учалы сәнгать һәм мәдәният колледжы укытучысы Гөлназ Гайсарова, проект авторы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рита Өметбаевадан торган жюрига иң-иңнәрне сайлап алу бик авыр булгандыр.
Урыннар 3 яшьтән 10 яшькәчә, 10 яшьтән 15 яшькәчә ялгыз башкаручы малай һәм кызлар, парлы биючеләр һәм ансамбльләр арасында аерым билгеләнде.
Һәр бәйгенең иң югары ноктасы — абсолют җиңүчеләрне билгеләү. Менә алар “Баек — 2016” балалар бию конкурсының Гран-при хуҗалары — Карина Гайфуллина һәм Алия Мөхетдинова (Әбҗәлил районы), Алия Хөснетдинова (Стәрлетамак шәһәре), Байрас Харисов (Баймак районы), Гөлназ Дәүләтбаева белән Эльвина Колманова (Гафури районы), Айсылу Янсурина белән Вәсилә Мәүлитова (Зианчура районы), 54нче балалар бакчасы бию коллективы (Салават шәһәре), “Грация” (Күгәрчен районы), “Шатлыҡ” (Әбҗәлил районы) өлгеле балалар бию ансамбльләре.
Җиңүчеләрнең барысына да кыйммәтле бүләкләр, сертификат һәм диплом тапшырылды. Әйткәндәй, ел саен бәйгедә иң әйбәт бию куючы хореограф, җитәкче билгеләп үтелә. Бу исемлеккә кергән Җәмил Янбәков, Яна Чиглинцева, Айбулат Әһлиев янә бик күп балаларны зур сәхнәгә алып чыгачак әле!