Ачык һавада урнашкан этнофольклор авылында халкыбызның көнкүреше, мәдәнияте чагылдырылды. Туймазы артистлары кече сәхнәдә туган җиргә мәхәббәт турындагы җырлардан, башкорт биюләреннән, курайчылар ансамбле чыгышларыннан торган концерт программасы күрсәтте. Октябрьский шәһәре милли ашлар күргәзмә-дегустациясен оештырды. Ә зур сәхнәдә Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең бию театры, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артистлары тәкъдим иткән концерт беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм кунаклары башкорт көйләренә биеп, кушылып җырлады.
Русиянең Дәүләт думасы Рәисе Сергей Нарышкин, Ленинград өлкәсе мэры Александр Дрозденко, Санкт-Петербург шәһәре вице-мэры Александр Говорунов, Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы хокуклы вәкиле, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Артур Шәйнуров безнең тирмәләрне карады.
Батырлар милли көрәштә бил алышты, йола уеннары һәм бәйгеләр үткәрелде, кунаклар татар-башкорт милли ризыкларыннан авыз итте. Декоратив-гамәли сәнгать ярминкәсе оештырылды. “САВА” ит комбинаты, башка предприятиеләр продукциясе дә кунакларның игътибарын җәлеп итте.
Сергей Нарышкин Русиядә яшәүче халыклар арасындагы дуслык һәм татулыкның ышанычлы терәк һәм кыйммәтле казаныш булуын сызык өстенә алды.