1961 елның 18 августында туган Гүзәл исемле кызлары укырга төшкән елны яшь гаилә Уфага күченеп килә. 10нчы мәктәпнең 4нче сыйныфында чакта, үземә берәр шөгыль табыйм, дип, дәресләрдән соң Гүзәл Пионерлар сараена йөри башлый. Оста куллар түгәрәгендә тегәргә, чигәргә өйрәнә. Күрше бүлмәдән яңгырап торган дәртле көйләр дә күңелен җилкендерә. Бервакыт шунда кереп карарга кыюлыгы җитә. Өйгә кайткач, анда күргән бию хәрәкәтләрен үзенчә кабатлап карый.
Түгәрәк җитәкчесе Фәйзи Гаскәров ансамбле биючесе Фәния Гәрәева икән. Беркөнне ишек тупсасыннан әлеге кыз күренү белән Фәния апа ягымлы елмаеп: “Кер әйдә, кызым, кер!” — дип чакыруы була, Гүзәл, дөньясын онытып, башка балаларның биюенә кушылып та китә. Бу түгәрәктә өч ел шөгыльләнеп, киләчәктә үзенең сәхнә кешесе, бию аша образ тудырырга сәләтле икәнлегенә төшенә, бию сәнгатенең башлангыч “әлифба”сын үзләштерә.
1978 елда, урта мәктәпнең соңгы сыйныфында чакта, кызны язмышы мәшһүр биюче Хәзинә Магазова белән очраштыра. Аның киңәше буенча ике еллык хореография студиясенә килә. Дәүләт бию ансамбленең тоташ бер буын артистлары пенсиягә китү сәбәпле, аларга алмаш әзерләргә тиешле студиядә Майя Таһирова, Фрат Әхмәтшин кебек танылган бию осталары өйрәтә. Гүзәл анда укыганда нибары 39 яшьтә әнисе вафат була. Өйгә үги ана килә. Студияне тәмамлау да кызга артык зур куаныч китерми — буе кыскарак булу сәбәпле, аны ансамбльгә алмыйлар. Данлы коллективта эшләү өмете акланмаса да, төшенкелеккә бирелми, язганы шулдыр, дип, филармониянең эстрада бүлегенә эшкә керә. Һәм ялгышмый. Монда ул үз булмышына тап килгән иҗади мохиткә эләгә. Тәүдә үк Зәки Мәхмүтов, Мәгъфирә Галиева бригадаларына тәгаенләнә, бертуктаусыз эзләнә, репертуарын баета.
Филармониядә эшли башлау белән бер үк вакытта БДУның тарих факультетына укырга керә. Чөнки гаиләдәге өлкәннәр артистлыкны җитди эшкә санамый, Гүзәлнең югары гуманитар белем алуын тели. Аннары кыз үзе дә бию сәнгатенең милләт тарихының, халык тормышының аерылгысыз бер өлеше икәнлеген, аны тирәннән өйрәнергә кирәклеген аңлый. Университеттагы “Ирәндек” бию ансамблендә Екатерина Варламова җитәкчелегендә шөгыльләнә, тора-бара шунда репетитор эшен дә алып бара.
“БДУны тәмамлаганда мин тормышта нәрсә эшләргә тиешлегемне, үземнең тәгаенләнешемне яхшы аңлаган идем инде. Шул аңлау миңа көч бирде һәм яңадан филармониягә әйдәде. Сәхнә тәмен бер “татып” карасаң, ташлап китеп булмый, үзенә тарта да тора. Алдыңа югары максат куеп, читкә тайпылмыйча, шуңа омтылсаң гына нәрсәгәдер ирешә аласың”, — ди Гүзәл ул елларны хәтерләп.
Пионерлар сараенда, студиядә, “Ирәндек”тә Гәрәева, Магазова, Варламовадан дәресләр алу артистканың һөнәри үсешендә мөһим баскычлар булып тора. Һәр остазының үзенә энҗе бөртегедәй кыйммәтле хәзинә бүләк иткәненә шатлана ул. Аларның һәрберсе олы хөрмәткә, рәхмәткә лаек бит!
Нинди эштә дә “үз казаныңда гына кайнамас” өчен чит җирләргә чыгып “саф һава сулау”, башкаларны күреп, үз көчеңне сынап карау зарур. Артистларга бу җәһәттән конкурсларның әһәмияте бәяләп бетергесез.
1990 елда Гүзәл Мамина Самара шәһәрендә халык биюләрен башкаручылар һәм балетмейстерларның беренче Бөтенрусия конкурсында катнашырга базнат итә. Элек мондый бәйгеләргә кешеләрне сәнгать советларында тикшереп, филармония яисә театрлар исәбенә җибәрәләр иде. 90нчы еллар башы — СССР упкын алдына килеп баскан, һәркем үзе өчен генә яши башлаган болганчык заман. Гүзәл җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп карый — тегеләр ишетергә дә теләми. Бурычка акча җыя да юлга чыга. Составында легендар бию осталары Мәхмүт Әсәмбаев, Ольга Лепешинская, Надежда Устинова булган жюри башкорт биючесенә бертавыштан лауреат исеме бирә. “Советский балет” журналында да аның чыгышын югары бәяләгән мәкалә, фоторәсеме басылып чыга. Шуннан Уфада да Гүзәлгә мөнәсәбәт шундук яхшыра, хезмәт хакын күтәрәләр, җаваплы концертларга чакыра башлыйлар. Чынлап та, республикадан читтәге бу җиңү аның югары һөнәри дәрәҗәсен раслаган, күкрәгенә “Сыйфат билгесе” таккан вакыйгага әверелә.
Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, Гүзәл өч елдан тагын шундый ук конкурска бара. Янә лауреат була. Бәйгеләрнең тәүгесендәге “Гайбәтче” биюен дә, икенчесендәге “Юкәгүр”не дә Рифкать Саттаров сәхнәгә куйган.
Кайчандыр сәхнәләрне гөрләткән байтак кына талант ияләре үзләре өйрәтеп тапшырган бүләк-биюләр бик кадерле аңа. Хәзинә Магазованың “Заһидә”се, мәсәлән, нәкъ остазы биегәнчә отып алынган. Аның үрнәгенә ияреп, Гүзәл дә артык бизәмичә, артык хәрәкәтләр ясамыйча, башкорт хатын-кызына хас әдәп, тыйнаклык, оялчанлык һәм, шул ук вакытта, эчке горурлык тойгысы белән башкара. Өлкән сәхнәдәшләреннән Тамара Ходайбирдина — үзенең “Юкәгүр”ен, Эльза һәм Тәлгать Урмановлар — “Урал кызы”н, “Чулпылар белән бию”не, Ләйлә Зарипова — “Чабата”ны, “Һинд кызы”н, Гөлнур Әюпова “Кырык корама”ны аңа тапшырган. Хәзер күп кенә биючеләрнең (шул исәптән Гүзәлнең дә) репертуарында булган “Кәккүк”не бию сәнгатен тирәнтен белүче, тарихи һәм гыйльми яктан өйрәнүче фән кандидаты Лидия Нагаева куйган. Екатерина Варламова Гүзәл өчен махсус сәхнәләштергән “Җайдак кыз” да һәр концертта уңыш китерә.
Гастрольләр, конкурслар вакытында төрле урыннарда биюләрнең торышын анализлый, үзебездәгеләр белән чагыштыра. Бер урында гына тукталып калуның хәвефлелеген яшьли үк яхшы аңлаганлыктан, репертуарны баету, төрләндерү өстендә армый-талмый эшли. Чөнки репертуарың булса, эшең бар, син кирәксең. Ә тамашачының көтеп алуы арытаба үз-үзеңне һөнәри яктан камилләштерүгә этәргеч көч булып тора. Гүзәл балетмейстерларны үзе табып, килешү төзеп, биюләр өйрәнде. Аңа бу җәһәттән Лидия Нагаева, Рифкать Саттаров, Шидә Яруллина, Риф Габитов кебек шәхесләр ярдәмләште.
Гүзәлнең репертуары бай һәм күптөрле. Жанрларга бүлеп карасаң, ул түбәндәгечә: лирик биюләр — “Заһидә”, “Чулпылар белән бию”; йола биюләре — “Чиләк белән бию”, “Һинд биюе”, “Кәккүк”; шаян биюләр — “Гайбәтче”, “Җайдак кыз”, “Чабата”, “Кырык корама”; дуэтлар — Рәвис Харисов белән “Бүләк”, “Дәрт бар — дәрман юк”, Зөлфия Кудашева белән “Төньяк сурәтләре”, “Һинд кызы”, “Песиләр”...
Гомумән, аның башкару алымы традицион милли биюләрне дә, эксперименталь хореографияне дә берләштерүе белән аерылып тора. Сирәкләргә генә бирелгән мондый киң диапазонның нигезендә — эчке иҗади ирек, традиция чикләрен атлап үтәргә курыкмыйча, үз табигатеңә, халәтеңә тугры кала белү. Биюдәге музыкальлеге, ритм төгәллеге, импровизацияләү сәләте дә сокландыра. Аның биюләрен танып, көтеп алучы тамашачылар арта барганын күреп, җырчы Айдар Галимов аерым концертларында сәхнәне тагын да җанландырырга юкка гына чакырмагандыр. “Айдар” студиясендә җиде ел эшләп, Гүзәл эстрада шоу-бизнесында да тәҗрибә туплады.
Бер яисә ике генә җырчы чыгышларыннан торган концертларга күнеккәнбез инде. Ә менә биючеләрнең мондый кыю адым ясавы сирәк күренеш. Филармониянең тоташ 80 еллык тарихында мондый концертлар бармак белән генә санарлык булгандыр. 1991 елда бию осталары Николай Осипов белән Зөлфия Кудашева, ә тагын дүрт елдан Зөлфия белән Гүзәл филармониянең зур залында театрлаштырылган, нәфис сүз һәм җыр белән аралаштырылган концерт күрсәткәннәр иде. Боларның икенчесен сәхнәдәге күчәкилүчәнлек, Башкортстанның халык артисткасының үзеннән яшьрәк буын вәкиленә эстафета тапшыруы дип аңларга мөмкин иде. Зөлфия белән Гүзәлне нәрсә берләштерә? Әлбәттә, биюгә фанатларча бирелгәнлек. Алар Мәхмүт Әсәмбаевның: “Биюне, җырны, тоташ алганда мәдәниятне без барлыкка китермәгән, уйлап чыгармаган. Шушы рухи байлыкны без бары тик саклыйбыз, үстерәбез һәм киләсе буыннарга эстафета итеп тапшырабыз”, — дигән сүзләрен дә һәрчак исләрендә тота. Зөлфия белән Гүзәлнең концертын тамашачылар бер тында дигәндәй карады. Камиллекнең чиге булмый, диләр. Бу ике артистканың без чын-чыннан шушы чиккә якынлашуының шаһиты булдык.
Кудашева белән Мамина тәүге уңышлардан канатланып, ике генә биюче дә тулы концерт эшли алуын тагын бер тапкыр раслау теләге белән яндылар һәм озакка сузмыйча, “Бию — бәхетем, язмышым” дип аталган өр-яңа программаларын тамашачы хөкеменә тәкъдим иттеләр. Республикабызда яшәүче милләтләр биюләреннән тыш, Һиндстан, Кытай, Гарәп илләре, төньяк халыклары биюләрен дә тамаша кылдык. Ике артистка менә шулай без күреп күнеккән номерлардан тыш, безнең өчен яңалык булган модерн-стиль белән яшьләрнең дә игътибарын җәлеп итте.
Шактый гына көттереп, 1999 елда Гүзәл Бүләк кызы Маминага “Башкортстан Республикасының атказанган артисткасы” исеме бирелде. Тамашачылар фикеренчә, сәнгатьтәге казанышлары өчен “халык артисткасы” исеменә дә күптән лаек инде ул.
Татар һәм башкорт биючеләре арасында беренче булып Казандагы “Ядкарь” студиясендә 2001 елда Гүзәл Маминаның видеокассетасы чыкты. Айдар Галимов коллективында эшләгәндә Татарстан тамашачылары да аны үз итә. Ә бер концертта шундый хәл була: “Чабата”ны биегәндә, гадәтенчә, “Әйдәгез, биибез!” дигән реплика ташлавы белән 4 метр биеклектәге балконнан бер егет сикереп төшә дә аягын сындыра. Тамашачы буларак залда утырган “Ядкарь” җитәкчесе Ринат Шакиров бу аянычлы фактта биюнең тәэсир көчен күрә һәм Гүзәлнең видеокассетасын чыгару уе башына килә. Андагы язмалар Уфада һәм Казанда төшерелә. Бу кассета зур тираж белән чыгарылып, тиз арада сатылып бетә. Бию коллективлары һәм солистлар аны өйрәнү өчен бик теләп ала. Ә филармониянең зур залында кассетаның исем туе бәйрәм рәвешендә үткәрелә.
Гүзәл Мамина 2001 елда курайчы Ишморат Илбәков бригадасы белән Польша татарлары сабантуенда катнаша. Шундагы танышлык олы дуслыкка әверелә. Тәүдә Гүзәлнең сабантуйдан соң беразга гына калып, балаларга бер-ике генә биюен өйрәтүен сорыйлар. Чит илдә булу визасының вакыты чыгып кайтып киткәч, яңадан чакыралар, контракт буенча эшләргә тәкъдим итәләр. Биюче ризалаша, озак вакытка барып, балаларга гына түгел, өлкән яшьтәгеләргә дә биюләр өйрәтә, осталык дәресләре бирә, концертлар белән чыгыш ясый. Хәтта бию костюмнарын да үзенә тегәргә туры килә. Башкорт биючесенең сәхнә эшчәнлегендә Польшага бәйле сәхифәсе 4 елны алып тора, гаиләсе янына ел саен кайтып йөри. Гүзәлнең ул илдәге татар җәмгыяте Батыйхан токымыннан булган Җәләлетдин хан исемен йөртүче орден белән бүләкли. Бу орденның дәрәҗәсен шуның белән дә чамаларга була — берничә ел элек ул Минтимер Шәймиевка да тапшырылган.
“Татарлар Польшага бик күптән, 600 еллар элек, Алтын Урда чорында барып урнашкан, — ди биюче дә, тарихчы да Гүзәл Мамина. — Хәзер барысы да диярлек поляк исем-фамилиясен йөртә, шул телдә сөйләшә. Шулай булуга карамастан, үз мәдәниятләренә, йолаларына, дингә тугры алар. Татар җәмгыяте бик актив эшли, очрашулар, йола бәйрәмнәре оештыра, милли аш-су, җыр-биюләрне тергезүне мөкатдәс бурычы дип исәпли, балаларын милли рухта тәрбияләүгә, Ислам диненә җәлеп итүгә күп көч сала. Мин балаларга башкорт, татар һәм башка төрки халыклар биюләрен өйрәттем, соңыннан илнең төрле шәһәрләрендә бергәләп концертлар куйдык. Аларның оешып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә тырышуларына сокланып бетәрлек түгел. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безгә!
Якташ-милләттәшләрем өчен көенгән чакларым да булды. Польша татарлары минем аша бездәге берничә артистны үзләрендә чыгыш ясарга чакырып карады. Сәхнәдәшләремнең хәтта Европа өчен дә югары булган гонорар таләп итүе аптыратты. Әйтерсең үзебездә күп акча алалар инде! Татарстанлылар, әнә, үз милләте, халкы, республикасы сәнгатен Европада таныту өчен хәтта үзләре акча түләргә атлыгып тора”.
Гүзәл Мамина профессиональ сәхнәдә 25 ел биегәннән соң рәсми рәвештә лаеклы ялга чыккан булып исәпләнсә дә, сәнгать дөньясында кайнап яши. Республика укучы яшьләр мәдәни үзәгендә бию түгәрәгенә җитәкчелек итә. Колледжларда, лицейларда фестивальләр, конкурслар оештырыша, аз тәэмин ителгән яисә сәламәтлеге какшаган балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия чаралары үткәрүдә актив катнаша.