+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 август 2016, 02:00

“Владимир Спиваков чакыра!”

Шундый исем астындагы фестиваль 14-16 сентябрьдә Уфада икенче тапкыр узачак. Чара кысаларында “Башкортостан” дәүләт концерт залында Русиянең милли филармония оркестры катнашлыгында концертлар үтәчәк. Өч көндә дә дирижер пульты артында Владимир Спиваков үзе торачак.

14 сентябрьдә тамашачылар өчен “Зур шәһәр утлары” Чаплин сәгате кино-музыка проекты әзерләнгән. Әлеге проектның премьерасы 2009 елда ук узып, илдә һәм Европада зур уңыш казанган. Чаплин сәгате — киносеансны һәм симфония концертын берләштерүче мультимедияле уникаль проект. Бер кичкә тамашачылар үзләрен узган гасырның 30нчы елларындагы тавышсыз кино мохитендә тоячак.

Арытаба ике концертта уфалыларга таныш музыкантлар: виолончелист Рөстәм Хәмидуллин белән быел башкалада узган скрипкачылар конкурсы лауреаты Даниэль Лозакович (Швеция) катнаша. Рөстәм Хәмидуллин белән бергә Русия пианисты, күпсанлы халыкара конкурслар лауреаты Александр Малофеев чыгыш ясаячак. Әйткәндәй, Александр Русия, Австрия, Сербия, Казахстан, Испаниядә узган халыкара музыка фестивальләрендә һәм конкурсларында җиңүләр яулаган, ә быел Grand Piano Competition дигән Халыкара яшь пианиночылар конкурсының Гран-при иясе булган.

16 сентябрьдә Русия опера җырчысы (баритон), “Яңа опера” Мәскәү театрының әйдәүче солисты Василий Ладюкның чыгышын тыңлап булачак. Василий Ладюк Русиянең һәм дөньяның әйдәүче театрларындагы опера постановкаларында чыгыш ясаган билгеле музыкант.
Читайте нас: