+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 сентябрь 2016, 02:00

Уфада — Вахтангов театры гастрольләре

Мәскәү артистлары елата да, көлдерә дә.Сентябрь башында Уфа зур театраль вакыйга белән ямьләнде. 2-10 сентябрьдә “Зур гастрольләр” федераль программасы кысаларында Урыс дәүләт академия драма театры белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәләрендә Евгений Вахтангов исемендәге Мәскәү театры гастрольләре уза.

Вахтангов театры — ул классик трагедия­ләрдән алып шаян водевильләргә кадәр жанрлар төрлелеге, Русиядә һәм чит илләрдә билгеле актерлар: Юлия Борисова, Владимир Этуш, Василий Лановой, Людмила Максакова, Ирина Купченко, Вячеслав Шалевич, Евгений Князев һәм башкалар.

Уфага алып килү өчен коллектив бүгенге репертуарыннан иң яхшы спектакльләрне сайлаган.

Урыс академия драма театрында А. С. Пушкинның “Евгений Онегин” романыннан сәхнәләр, Л. Тол­стойның “Анна Каренина” романы мотивлары буенча хореография спектакле куелды, 6-7 сентябрьдә — А. П. Чеховның “Дядя Ваня” әсә­ре буенча куелган, 8-9 сентябрьдә — мәхәббәт турында “Посвящение Еве” спектакльләре, 10 сен­тябрьдә “Дядюшкин сон” комедиясе күрсә­теләчәк.

“Нур” театрында гастрольләр Канада драматургы Джон Маррел пьесасы буенча “Крик лангусты” әсәре белән башланды, 6-7 сентябрьдә Испания монахы Тирсо пьесасы буенча “Ревнивая к себе самой” комедиясе, 8-9 сентябрьдә Жан Ануйның “Медея”сы куелачак.

“Зур гастрольләр” Русиянең 45 төбәгендә уза. Программада 25 театр катнаша, билгеле режиссерлар куйган 200 спектакль күрсәтелә.
Читайте нас: