+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 сентябрь 2016, 02:00

Сәхнәдә тәпи киткән актриса

СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәковага — 80 яшь.Күренекле татар драматургы Риза Ишморат 1983 елда болай дип язган иде: “СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәковның дәвамы булып минем күз алдыма иң беренче аның турыдан-туры варислары — улы Салават һәм кызы Гөлли килеп баса. Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектаклендә — Галиябану, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ында Галия образлары... Гөлли Мөбәрәкова гаҗәеп бер осталык белән иҗат иткән бу образлар — спектакльнең җаны, рухы, иң күренекле бизәкләренең берсе, иң сокдандыргычы, дияр идем мин. Башка бик күп спектакльләрдә Гөлли иҗат иткән образларны санап тормыйча, соңгы елларда үзем күргән шушы икәү генә дә аның лаеклы алмаш һәм варис икәнлеген күрсәтү өчен җитә, дип уйлыйм”.

Башкорт академия драма театры­ның данлыклы артистлары Арслан Мөбәрәков белән Рәгыйдә Янбулатова балаларын сәнгать юлын сайларга үгетләмиләр дә, тыймыйлар да, чөнки алар кечкенәдән театрда, артистлар арасында, сәхнә исе иснәп үсә. Яшь чакта, торыр урыннары булмау сәбәпле, театрның грим бүлмәсендә озак кына яшәргә туры килгән аларга. Шунда Гөлли тәпи киткән. Үсә төшкәч, әти-әнисенә сиздерми генә репети­ция­ләрне карап йөргән, шуннан сәхнәгә гашыйк булган. Үзалдына гына әзерләнеп, Мәскәүгә ГИТИСка укырга киткән.

Әлбәттә инде, халык яраткан, югары түрәләр дә алар белән исәпләшкән шундый күренекле сәнгать эшлек­леләренең балаларының сәхнәгә юлы да, анда үз урынын табу да туп-туры һәм бернинди каршылыксыз булырга тиеш кебек. Бәлки, бу бүгенге тормышыбызда гына шулай тиеш саналадыр. Ә теге заманнарда... Аеруча гадел һәм кырыс Арслан Мөбәрәков гаиләсендә! Гаилә башлыгы кызы белән улын укырга, эшкә урнаштыру артыннан йөрми, барысына да үз көчләре белән ирешсеннәр, ди. Кызының актриса булуын теләми. Сәләтенә ышанмыйдырмы, фамилиямне акламас, дип шөб­һәләнәдерме, ә, бәлки, балалар безнең сыман михнәт чикмәсен, дигәндер.

Мәскәүдәге А. В. Луначарский исе­мендәге Театр сәнгате институтының башкорт студиясенә укырга керү өчен сәләтле яшьләрне сайлап алу комиссиясе рәисе була Арслан Мөбәрәков. Кызы имтиханга — Максим Горькийның “Ана” романыннан өзек сөйләргә кергәч, ул аны тыңларга да теләмичә чыгып китә. Кызның тырышлыгы, максатка омтылышы үзенекен итә — ул укырга алына.

Башкалада биш ел белем алып, 12 актер һәм 8 актриса 1959 елда Уфага эшкә кайта. Әти-әнисе йолдыз сыман балкыган Башкорт академия театрында Гөлли Арслан кызын колач җәеп каршылыйлар дип әйтеп булмый. Озак кына роль бирмиләр. Моңа әнисенең җаны әрнесә дә, әтисе игътибарсыз кала. Яшь актриса хәтта театрны ташларга микән әллә, дип өметсезлеккә дә бирелә. Бәхетенә, юлында игелекле кешеләр дә очрый. Шуларның берсе — еш кына хөкүмәт концертларын оештыруда җаваплы итеп билгеләнүче композитор Нариман Сабитов — яшь актрисаны концертларында шигырь сөйләүгә җәлеп итә. Режиссер Рифкать Фәйзи аны ул вакытта яңалык булган телевидениегә әдәби әсәрләр укырга чакыра. Туры эфирда чыгыш ясау кызыклы да, җаваплы да була. Зәңгәр экран аша шактый популярлашкан Мөбәрәкова хәтта шунда бөтенләйгә калырга да уйлап куя. Театр сәхнәсеннән башка үзен күз алдына да китермәгән әнисе андый адым ясаудан тыеп кала.

Ул заманда режиссерлар арасында Шәүрә Мортазина дан тота. Аның спектакльләренә эләгү артистлар өчен бәхет санала. Шул мәлдә Вольтерның “Мөхәммәт” трагедиясен сәхнәләште­рергә карар ителә. Төп рольгә Гөлли тәгаенләнә. Һәм ул Альмира исемле яшь кенә кызның азатлыкка омтылышын, фикер һәм хис тирәнлеген искиткеч оста итеп күрсәтә. 1966 елда Мәскәүдә Кремль сараенда Башкортстан сәнгате ункөнлеге үткәрелгәндә дә спектакль зур уңышка ирешә. “Известия” гәзитендә, “Театральная жизнь” журналында чыккан рецензияләрдә аеруча Мөбәрәкованың уйнавына югары бәя бирелә.

— “Мөхәммәт” трагедиясе язмышымда кискен борылыш ясады, — ди Гөлли Арслан кызы. — Мөгаен, мин шунда беренче тапкыр үземне чын актриса итеп тойганмындыр һәм театрның минем язмышым икәнлеген аңлаганмындыр.

Бу уңыштан канатланган театр коллективы Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясен тамашачыларга тәкъдим итә. Шәфәкъ ролен башкаруы белән Гөлли аеруча көчле тәэсир калдыра. Тагын ике дистә елдан артык вакыт үткәч, әсәр яңадан куелганда, Мөбәрәкова инде — олы яшьтәге Тәңкәбикә ролендә. Бу образны ул Шекспирның “Отелло”сындагы Арслан Мөбәрәков югарылыгына күтәрә.

Альмира, Шәфәкъ, Тәңкәбикәдән соң инде театр белгечләре классик һәм хәзерге заман трагедиясе Гөлли Мөбәрәкованың сәхнә эшчәнлеген билгеләүче төп жанр булуын дәлилли. Мостай Кәримнең дүрт трагедиясендә уйный ул: “Ай тотылган төндә”, “Салават”, “Ташлама утны, Прометей!”, “Ярлыкау”.

Мостай Кәримнең башка жанрдагы әсәрләрендә сәхнәгә чыгуы да аның хәтерендә якты сәхифәләр булып саклана. Мәсәлән, “Җәяүле Мәхмүт”тәге Мәдинә — үз-үзенә артык ышанган кыю һәм чибәр ханым. Ләкин рухи сукырлыгы аны аяныч хәлгә китерә. Артистка үз героинясына хисләр тирән­леген кызганмый һәм шул ук вакытта аны якламый да. Ике арадагы “чик”не артистка төгәл белә. “Озын-озак балачак”та Гөлли Мөбәрәкова Олы инәй ролендә сәхнәгә чыкканда бу гади авыл хатынының зирәклегенә, изгелегенә, итагатьлелегенә үзе дә сокланып бетә алмый.

— Гомумән, миңа сәхнә гомерем буе Мостай аганың күп спектакль­ләрендә катнашу бәхете тиде, — ди Гөлли Арслан кызы. — Андагы хатын-кыз образлары миңа шәхес һәм артистка буларак үсәргә ярдәм итте. Шул образлар һәм Мостай аганың мин сәхнәдән, радио һәм телевидение аша сөйләгән шигырьләре ярдәмендә үз-үземне ихтирам итәргә, дөньяны танып-белергә өйрәндем.

Сәхнә алиһәсенең ничә образ иҗат иткәнен санап чыгу үтә авыр эштер. Төрле буын тамашачылар аның М. Горькийның “Соңгылар”ыннан — Любовь Коломийцева, Ч. Айтматовның “Анам кыры”ннан — Алиман, И. Йома­гуловның “Нәркәс”еннән — Нәркәс һәм Зөмрәд, М. Фәйзинең “Галия­бану”ыннан — Галиябану, Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ыннан — Галия, Ә. Атнабаевның өч әсәре: “Ул кайтты”дан — Шәмсинур, “Юллар өзелгән вакыт”тан — Сара Исаковна, “Балакайларым”нан Хәзинә әби һәм башка бихисап рольләрен сагынып искә ала.

Ә. Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” драмасы өстендә эш башланганда үзенә алтмыш яшьтән узган ана ролен биргәнгә режиссер Рифкать Исрафиловка бераз үпкәләп тә йөри. Әмма репетицияләр барышында, үзенең табигатенә хас булганча, бөтен булмышы белән иҗат дөньясына чума. Хафаса — михнәтле гомер юлы үткән, күп тетрәнүләр кичергән авыл карчыгы. Аның эчке дөньясын шәһәрдә туып-үскән артистка ничек аңлар һәм тамашачыга күрсәтер? Искә төшерик: Мәскәүдән каникулга кайтканда Гөлли Белорет тарафларына, әтисенең туган авылы Ассыга юл тотып, гап-гади башкорт кешеләренең, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең сөйләшүләрен, холык-фигыльләрен, көнкүрешләрен өйрәнә торган була. Булачак образы Хафасага охшаш карчыкларны ул Ассыда, үзенең кардәшләре арасында, шулай ук якташы, СССРның халык рәссамы Әхмәт Лотфуллин картиналарында очрата, аларның үзенчәлекле якларын гүяки бергә туплый. Актрисаның бу эше дә аны яңа баскычка күтәрә — төгәл 40 ел элек аңа Салават Юлаев премиясе бирелә.

Флорид Бүләковның “Бибинур, ах, Бибинур!” фантасмагориясе 1995-96 елларда безнең республиканың театр тормышында күренекле вакыйга, хәтта шартлау булды. Төп герой Абдрах­манның хатыны Миңниса роленә Гөлли Мөбәрәкова тәгаенләнде. Грек скульптураларында сынландырылган алиһә­ләр кебек чибәр, классик йөз чалымлы актрисаны сырган чалбарда һәм фуфайкада күрү тәүдә сәеррәк иде. Тышкы балкышка үтә тыныч караучы Гөлли Арслан кызы үзе исә моңа бөтенләй әһәмият бирмәде. Һәрвакыттагыча, аның өчен иң мөһиме образны ачу иде. Миңниса образы ул чакта күп бәхәсләр тудырды, хатын-кызларыбызга андый сыйфатлар хас түгелдер, диделәр. Нишләп хас булмасын? Драматург та, режиссер да Русия хатын-кызын күздә тоткан бит. Гөлли Мөбәрәкова да аны урыс актрисасы Нонна Мордюкова тудырган образлар биеклегенә күтәрергә, ягъни бөтен Русиянең типик хатын-кыз образын уйнарга омтыла.

— Бибинур-Миңниса тарихыннан соң ук диярлек Флорид Бүләковның Сез катнашкан эшләрнең берсе — “Шәйморатов генерал” пьесасын берәүләр хуплады, икенчеләр, тормыш дөреслеген боза, дип дәгъва белдерде. Бу хакта Сезнең фикерне беләсе килә, — дип мөрәҗәгать иткән идек без аңа журналистлар белән бер очрашу вакытында.

— Һәрхәлдә, халык язмышының иң драматик битләрен чагылдыручы яңа әсәрнең уйландырып, бәхәскә илтүе үзе үк уңай күренеш, — диде ул. —Ике төрле кабул ителәчәген, бәхәс тудырачагын белеп эшләдек. Ләкин әсәрнең күтәргән темасы безне ялкынландырды, рухландырды. Безнең халык тарихының фаҗигале чорла­рының берсе. Режиссер Азат Нәдер­гулов төп геройларның берсе булган Җәмиләне икегә бүлде. Нурия Ирсаева белән минем башкаруымдагы Җәмилә — мәхәббәтен курчалаучы хатын да, ил анасы да, рух илчесе дә. Без аңа аналар тойгыларын салырга тырыштык.

Гөлли Мөбәрәкова 1969 елда — “БАССРның атказанган артисткасы”, 1975 елда — “РСФСРның атказанган артисткасы”, 1981 елда — “РСФСРның халык артисткасы”, 1990 елда “СССР­ның халык артисткасы” дигән дәрәҗә­ләргә иреште. (Әйткәндәй, Арслан Котлыәхмәт улы Мөбәрәков (1908-77) “СССРның халык артисты” исемен 1955 елдан йөртте). Чагу хатын-кыз образларын тудырган һәм башкала кешеләрен эстетик тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен 1994 елда аңа “Уфаның шәрәфле шәхесе” исеме бирелде. ХХ гасыр ахырында ул академия драма театрының баш режиссеры булып та эшләп алды.

Мәшһүр режиссер һәм педагог Габдулла Гыйләҗев Гөлли Мөбәрәкованы яшь чагында ук әле Уфа дәүләт сәнгать институтына укытырга чакырган иде. Режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы профессоры буларак, озак еллар буена ул “очырып җибәргән кошлар” хәзер дистәләрчә ел театр сәхнәләрендә мәйдан тота.

Данлы Мөбәрәковалар династия­сенең икенче вәкиле, 1942 елгы Салават — телевидение режиссеры. Гөлли ханым белән күренекле шагыйрь һәм драматург Рафаэль Сафинның бердәнбер мәхәббәт җимеше Аяз Сафин да, оныклары Алсу белән Урал да — алган һөнәрләре һәм башкарган эшләре буенча мәдәният, мәгариф кешеләре.

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында бу көннәрдә яңа спектакльнең репети­цияләре бара. Анда төп рольләрнең берсен СССРның халык артисткасы Гөлли Арслан кызы Мөбәрәкова башкара.
Читайте нас: