Спектакль Степан Лобозеровның “Семейный портрет с посторонним” комедиясе буенча әзерләнгән. Сәхнә әсәрен Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина белән Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Урал Иделбаев бизәгәннәр, Башкортстанның халык артисткасы Финә Вәлиева белән театрның әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова тәрҗемә иткәннәр. Әсәрдә тасвирланган вакыйга тамашачыга якын, комедия 1991 елда язылган. Пьеса буенча 2004 елда режиссерлар Валерий Наумов белән Андрей Черных “Именины” дигән фильм да төшергән.
Әлбәттә, татар театрында әсәр бераз татарчалаштырылган. Яшь рәссам Виктор Динар булып киткән, аны Айрат Фатыйхов уйнады. Биби әби ролендә Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия Сираева чыгыш ясады. Лобозеровның — Тимофеен, ә “Нур”лылар куелышында — Мансурны Альберт Шәйхетдинов гәүдәләндерде. Аның хатыны булып Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина уйнады, исемен Гөлчи-бәр дип алганнар. Таня — Тәнзиләгә (Ләйсән Алтынбаева), Михаил Тимурга (Альберт Шәрәфетдинов) әйләнгән. Хәер, үзгәрешләр шуның белән бетә дә кебек.
Сюжет гади дә, шул ук вакытта кызык та. Динар исемле яшь рәссам авыл клубын бизәргә эшкә килә. Аны “кунакханә”гә, ягъни авыл өенең бер бүлмәсенә урнаштыралар. Анда дөнья мәшәкатьләрендә кайнаучы гаилә көн күрә. Гаилә башлыгы аягын сындырган, үзенә игътибар көтә. Хатыны эчәргә таптыручы, мыжык иреннән туйган, берүзе акча эшли. Кызлары институтка укырга керә алмаган, әлегә укуын дәвам итәргә һәм саф мәхәббәтен очратырга хыялланып йөри. Әби дә канәгать кенә тормыш кичерми, күптән гүр иясе булган ирен сагына, килене белән мөнәсәбәтләре дә ал да гөл генә түгел. Тимур бәхетле дияр идең, Тәнзилә аны яратмый. Динарның да бер күрүдән Тәнзиләгә гашыйк булуы аның файдасына булмый. Кунак егетенә мәхәббәттә юл ачмас өчен, Тимур Динарга “бу өйдә тилеләр яши” дип шыттыра, өйдәгеләргә дә Динарның сары йорттан килүе хакында алдап сөйли. Шуннан башлана да инде маҗаралар.
Әсәрнең башыннан азагына кадәр тамашачы мәче тавышларын ишетә, алар турында сүз еш кына күтәрелә. Мәчеләр нибары декорация элементында бар. Өй башында мәче балалаган, аларны суга батырырга кирәк икән. Беренче карашка бу детальнең кирәге дә юк кебек. Мәчеләрне тамашачы күрми, аларның барлыгы гына әйтелә, суга да батырылмый алар. Кем ничектер, шәхсән мин үзем авылдагы балачагымны искә алып утырдым. Чынлап та, авылда мәче балаларын елгага агызу бар иде. Бер уйласаң, тере җан иясен үтерү — коточкыч вәхшилек, тик бу тормыш кагыйдәсе, гадәти хәл буларак кабул ителеп, беркемне дә аптыратмый иде. Тормыш шулай корылган, тиешбез, шулай кирәк, димәк.
Мәчеләргә генә түгел, кешеләргә дә кагыла бу кырыслык. Әсәрдә сурәтләнгән, тормышы вакытлыча ятакка бәйле гаилә башлыгын гына алыйк. Аңа, чынлап та, игътибар аз бүленә. Култык таягы булса, ул, ким дигәндә, урамга чыга алыр иде. Хәтта туган көнен үткәрергә дә инәлеп рөхсәт сорый ир. Ниһаять, туган көнен үткәргәндә, гаилә табын артында ашап утыра, аңа ризык куярга оныталар. Кыскасы, аның белән исәпләшү юк. Тормыш шулай корылган.
Гөлчибәрнең дә бу кануннардан ычкынырга мөмкинлеге юк. Ул да тормыш авырлыгы белән басылган. Сирәк-мирәк күңеле күтәрелеп китә хатынның, әмма ул тиз генә янә элекке хәленә кайта. Ире белән араларында ниндидер җылылык та калган кебек, тик ул әллә кайда, төптә, тормыш йөге белән басылган. Рәсимә Гайфуллинаның искиткеч табигый уены аша авыллардагы аның прототиплары булырдай хатыннарны искә төшереп утырдым. Чынлап та, дөнья мәшәкатьләрен бурлаклардай тарткан хатыннар аз түгел. Алар белән дөнья тулы, дисәң дә буладыр.
Сәвия Сираева Әби-Әни-Каенана ролен, шулай ук, бик халыкчан, гадәттәгечә уңышлы башкарды, дияргә кирәк. Тәҗрибәле актриса мимика, хәрәкәтләр, күз карашы белән оста эш итә. Кровать белән бәйле күренешләрдә аның сәламәтлеге өчен борчылып утыручылар булды, әмма юкка, һәр элемент, әлбәттә, төптән уйланган, актриса кроватьтан егылып төшми, ә тиз вакытта урын гына алыштыра.
— “Әниең” белән мөнәсәбәтләрдә бер дә җылылык сизелми, — дидем спектакльдән соң Ләйсән Алтынбаевага.
— Әлбәттә! — ди ул. — Укырга керә алмадым бит! Нинди әни моңа куанып торсын...
Күренә, яшь актриса образга кергән, вакыйгаларны үз тормышында барган кебек кичерә.
Динарның йөзенә чыккан куркуы, Тимурның сүздә генә түгел, бөтен хәрәкәтендә чагылган мәхәббәте дә табигый тасвирланды. Тамашачы хәтта, уенга бирелеп, әйтик, Айрат Фатыйхов ишектән башын тыкканда, “Уф алла, чыга бит хәзер! Ну кирәген бирәләр бит үзенең!..” дип, ә Альберт Шәрәфетдиновның спектакль ахырында җиңел генә биюгә керешүенә сокланып, “Булдыра бит, малай!” — дип кычкырып җибәрүләре премьераның уңышы хакында сөйлидер. Кече залда барган спектакльнең башыннан ахырына кадәр көлү тынмады. Ышанмасагыз, үзегез барып карагыз!