+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 октябрь 2016, 02:00

Аксаков балы гөрләде

Уфада XXVI халыкара Аксаков бәйрәме киң билгеләнде. Бәйрәм чаралары “Сәлам” балалар-үсмерләр үзәгендә рәссам Виктор Суздальцевның осталык дәресләре һәм балалар өчен “Ал чәчәк” интерактив программасы белән ачылды.

С. Аксаковның мемориаль йорт-музеенда музыкаль кичә һәм М. Глинка исемендәге җәмгыятьнең вице-президенты, пианист Владимир Рябчиков белән осталык дәресләре оештырылды.

30 сентябрьдә М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт музеенда “Абрамцево – С. Аксаковның Мәскәү янындагы утары” дигән темага “түгәрәк өстәл” узды. Мәскәү дәүләт су академиясенең Уфа филиалында һәм 11нче гимназиядә Аксаков дәресләре үтте.

Мемориаль музейда С. Ак­са­ковның тууына 225 ел тулуга багышланган “Тугры дус һәм тормыш иптәше” дигән фотокүргәзмә эшләде. Софья аллеясында Сергей Аксаковның “Ал чәчәк” әкияте геройлары киемнәрендә халык бәйрәме оештырылды. Чарага килүчеләр үзләре дә театрлаштырылган тамашада катнашты. Бәйрәмдә Уфа шәһәр Советы депутатлары һәм Русия төбәкләреннән, чит илләрдән килгән кунаклар катнашты.

Сергей Аксаков һәйкәленә чәчәкләр салынды. Тантанада мәдният министрының беренче урынбасары Валентина Латыйпова, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов, С. Аксаковның мемориаль йорт-музее директоры Михаил Чванов, уфалылар һәм башкала кунаклары катнашты.

“Аксаков халык йорты” – хәзерге Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры алдында Аксаков балы үтте. Театр актерлары һәм укучылар “Аксаков халык йорты” төзелгән чор — ХХ гасыр башын җанландырды. Җыелучыларны ул чордагы Уфа губернаторы Александр Ключарев тәбрикләде. Чара театрда дәвам итте. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов чыгышында халыкара Аксаков бәйрәменең республика тормышында гына түгел, ә Русия күләмендә мөһим мәдәни вакыйга булуын ассызыклады, Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте исеменнән чарада катнашучыларны тәбрикләде.

Бәйрәмдә Русиянең бик күп төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән Аксаков мирасын һәм славян мәдәниятен саклауга зур өлеш кертүче билгеле җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Уфага “Абрамцево” музей-тыюлыгы, Кырым Республикасы делегацияләре, Халыкара башкалалар һәм эре шәһәрләр ассамблеясендә катнашучылар килгән иде.
Чарада Аксаков премияләре тапшырылды.

— Бу мәртәбәле премиягә дәгъва итүчеләр саны елдан-ел арта. Димәк, конкурс үзенең яшьләрне туган төбәк тарихы һәм әдәбият белән кызыксынуын арттыру бурычын үти. Конкурс һәм Аксаков бәйрәме озак еллар дәвам итәчәгенә ышанам, — диде Уфа шәһәр Советы рәисе Валерий Трофимов.

Аксаков премиясенә “Иң яхшы фәнни-тикшерү эше” номинациясендә — БДПУ магистранты Александра Пирогова, БДУ студенты Эльвира Сәйфетдинова, Уфа юридик институты студентлары Руслан Шевченко һәм Елена Филатова, “Иң яхшы кулланма эш” номи­нациясендә УДНТУ студентлары Регина Рәҗәпова, Александра Синельникова һәм Анна Коняхина лаек булды. “С. Аксаков тормышы һәм иҗаты белән бәйле фәнни эш өчен” Уфа ягулык-энергетика колледжы студенты Артур Баклыков бүләкләнде. Конкурста студентлары даими җиңү яулаган БДПУ профессоры Игорь Артюшков махсус бүләк белән билгеләнде.

Бәйрәм чаралары Бәләбәй, Кырмыскалы һәм Уфа районнарында да үтте. Төп тантаналар Аксаковлар утары урнашкан Надеждино авылында узды.
Читайте нас: