Язылмаган тормыш кануннары белән дәүләт кануннарының бәрелеше безнең өчен бүген ят күренешме? Юк. Борынгы грек драматургы Софокл да “Антигона” трагедиясендә нәкъ шул хакта язган. Пьесаның киң җәмәгатьчелеккә таралу датасы буларак безнең эрага кадәр 442 ел билгеләнә.
Пьесада аяныч хәлләр тасвирлана. Эдип патшаның улы Полиник, Фивыга хыянәт итә, ватанының тугры сакчысы булган бертуганы Этеоклны үтерә. Креон патша хыянәтчене җирләмәскә әмер бирә. Полиникның мәетен, кошлар һәм җәнлекләр ризыгы итеп, җир өстендә калдыралар. Әмма Эдипның кызы Антигона бу әмергә буйсынмый, абыйсын йола буенча җирләргә батырчылык итә. Креон кызны мәгарәгә бикләргә карар кыла, ә ул үзенә кул сала. Антигонаның сөеклесе һәм Креонның улы Генон, кайгысын күтәрәлмичә, үзенә хәнҗәр кадый, Креонның хатыны Евридика да улын югалту кайгысыннан үз-үзенә кул сала.
Француз драматургы Жан Ануй, Софокл әсәрен үзенчә тасвирлап, 1943 елда “Антигона” пьесасын яза, шул ук елда спектакль сәхнәгә дә куела. Пьесаның төп идеясе: көч куллануга буйсынмаска чакыру.
Пьесада төрле типтагы геройлар бар. Карьерадан башка берни турында да уйлый алмаган, акылга сайрак сакчылар булсынмы, Эдипның кызлары Антигона белән Исменага ярдәм күрсәтүче, тик көндәлек мәшәкатьләр белән генә кызыксынган хатын булсынмы, ихтыярсыздан социаль баскычтан югарыга күтәрелгән, тиран Креон патша булсынмы — алар һәркайсы уникаль персонаж. Креонга үзе идарә иткән илдә тәртип урнаштырырга туры килә. Һәм ул моны теләсә нинди ысул белән башкара. Бу вакытта кемдер тапталып, кемдер исән кала. Менә шул корбаннарның берсе — Антигона.
Башкорт академия театрында спектакльне сәхнәгә куючы — Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры режиссеры Фәрит Бикчәнтаев. 4-5 октябрьдә спектакльнең премьерасы үтте.
Креон патша ролендә — Башкортстанның — халык, Русиянең атказанган артисты, Станиславский исемендәге премия лауреаты, Башкорт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов. Антигона ролен Лилия Галина башкара. Бу ике персонажга иң авыр миссия йөкләтелгән. Әсәрнең төп фикере дә нәкъ аларның диалогы аша бирелә.
Яшь Антигона үзен корбан итә. Үләчәген белсә дә, ул абыйсын җирләргә әзер. Креон әмере генә аны туктата алмаячак!
Әмма... Полиник изге кеше булмаган икән. Хыянәтче дә ул, әтисен үтерергә теләүче дә. Шуның хакынамы гомерең белән хушлашырга? Аннары, туганнар сугышканда аларның тәннәре бик җәрәхәтләнә. Хәзер кошлар ризыгы булып әллә Полиник ята, әллә Этеокл — билгесез. Тик Креоннан боларны ишетеп белү Антигонаны туктатмый. Юк, ул абыйсын җирләми, ул системага каршы көрәшә. Антигона берни дә отмый, әмма Креон югалтулар кичерә: улын, хатынын югалта. Идарә итүдәге пычрак, әмма тиеш булган эшләрен ул берүзе дәвам итә. Антигонаны тамашачы ничек тели, шулай кабул итә. Героинямы ул? Әллә аның корбаны файдасызмы? Бу сорауга җавапны тамашачы залда да, арытаба тормышта да эзләргә тиеш булачак. Изеләсеңне, тапталасыңны алдан белеп тә, кануннарга, илдә урнашкан тәртипкә каршы килү ахмаклыкмы, әллә батырлыкмы?
“Шулай булса да, син гомерең белән хушлашырга әзер. Ә бит мин абыеңның мәете өстендә шушы адәм көлдергеч церемония башкаруны, аның калдыклары өстендә мәгънәсез сүзләр кабатлауны, шамакай пантомимасын уйнауны (болардан синең үзеңә оят һәм авыр булыр иде) тыйдым. Бу бит мәгънәсез!.. Мин сине сәяси ызгышлар корбаны итеп күрәсем килми...” — ди Креон, әмма аның Антигонаны җиңәргә көче җитми. “Мин аңларга теләмим, — ди Антигона. — Мин монда башка нәрсә өчен. Сезгә “юк” дип әйтү һәм үлү өчен”.
Исменага (бу образны Гөлмира Исмәгыйлева белән Гөлназ Хәйсарова гәүдәләндерделәр) бу җәһәттән җиңелрәк. Ул, әлбәттә, Антигона белән килешә. Әмма ул курка. Тормышта да бит, курку инстинкты безне күп бәладән, кайчак хәтта үлемнән коткара. Кулны пешерүдән куркып, аны утка тыкмыйбыз. Үзеңне атуларын теләмәсәң, авызыңны да чамалап ачасың. Бу — тормыш кануны. Яшисең килә икән, тәртипкә буйсын! Үлеме алдыннан соңлап булса да, курку Антигонага да килә, чөнки ул шикләнә башлый. Сөйгәненә хат яздырганда, ул: “Мин нигә үләчәгемне дә белмим инде хәзер. Яшәве җиңел булган икән...” — ди. Димәк, Креонның кырыс хакимлегенә буйсыну дөресрәк булган... Әмма Антигона дөньяның пычраклыгына инанып өлгергән. Соң инде... Ышанычын югалткан Антигона, чынлап та, кызганыч. Илне дошманнан азат итү өчен амбразурага ташлануга тиң түгел инде аның бу гамәле. Җитмәсә, аның үлеме башкаларны да ияртә.
Пьесада бердәнбер мәхәббәт очрагы — Гемон (Илсур Баимов) белән Антигона арасындагы хис. Чибәр, нәзәкатьле Исменаны сайламыйча, Гемон Антигонага тәкъдим ясый. Креонның улы булу да аңа Антигонаны коткарырга ярдәм итә алмый. Алар тик үлгәндә генә бергә — кочаклашып ятып кала. Бәлки, Антигона дөнья белән хушлашырга карар итмәгәндә, алар гаилә корып, балалар үстереп, матур тормыш корган булырлар иде. Кем белә... Иң кайнар, нечкә хисләр дә язмыш язган кагыйдәләрне үзгәртә алмаган шул.
Хезмәтчеләр (Айнур Ситдыйков, Азамат Гафаров, Илдар Сәетов, Юнир Коланбаев) спектакльдә әле борынгы заман, әле бүгенге көн киселешендә чагыла. Алда әйткәнчә, заманы гына бүтән, проблемалар шул ук калган ич! Менә Хезмәтче хатын да (Алсу Галина-Гафарова) үз миссиясен башкара, аны тормыш фәлсәфәсе борчымый диярлек.
Һәм һәр кеше бу дөньяга ни белән килсә дә, ниләр кичерсә дә, нинди эшләр башкарса да, болар тарих китабына языла бара. Спектакльдә вакыйгалар, уйланулар барышын Хор (Алмас Әмиров) тасвирлый бара. Ул баскыч югарылыгында, күзәтә, нидер яза, киңәшләр бирә, уйлана. Кайчак сәхнәгә төшеп, геройлар белән әңгәмә кора. Чынлап та, без үзебезнең тормышны читтән күзәтә алсак, бәлки, барысы да башкача корылган булыр иде...
Безнең бу дөньяда вакытлыча гына булуыбыз декорациядә дә чагылыш таба (рәссам Альберт Нестеровның эше). Ремонт чагындагы кебек урындыклар япма белән капланган. Кирәк чакта гына аларның япмасын күтәреп алалар да, кабат урынына куялар. Димәк, без бу дөньяда кунак кына. Бәлки, шушы кыска вакытта тормышның кадерен белеп, дөрес яшәргә өйрәнергә кирәктер?
Спектальдә монотон тавыш белән сөйләнелгән репликалар күп. Бу аңлашыла: әсәр мөнәсәбәтләр түгел, идеяләр бәрелеше хакында. Уйланыр өчен ул! Антигонаның, Креонның һәм башкаларның рольләрен үзеңә чамалап-таманлап карау өчен. Ә син, тамашачым, нинди роль уйнарга килдең бу дөньяга? Уйлан әле...