+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 октябрь 2016, 02:00

Илеш башкорт талантларын җыйды

Районда икенче тапкыр башкорт этник мәдәниятенең һәм заман сәнгатенең “Аваз” фестивале узды.Башкорт фольклорын саклау һәм пропагандалау, башкорт халкының милли-этник традицияләрен ачыклау максатында республиканың Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Халык иҗаты үзәге, Илеш районы хакимияте Югары Яркәйдә башкорт этник мәдәниятенең һәм заман сәнгатенең “Аваз” ачык күп жанрлы фестивален оештырды. Анда республиканың — Сибай, Туймазы, Уфа шәһәрләреннән, Дуван, Яңавыл, Мәчетле, Баймак, Чакмагыш, Борай, Учалы, Иглин, Аскын, Кыйгы, Мишкә, Балтач, Дүртөйле, Краснокама, Әбҗәлил, Илеш районнарыннан, Чиләбе, Саратов өлкәләреннән 450дән артык кеше катнашты.

Илешлеләр килгән кунакларны милли киемнәрдә икмәк һәм тоз, чәкчәк, курай моң­нары һәм башкорт җырлары белән каршы алды. Бәйрәм чарасы район Мәдәният сарае сәхнәсендә Башкортстан Язу­чылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Зәлифә Кашапованың “Баш бүре” риваятенә нигезләнеп эшлән­гән театрлаштырылган тамаша белән башланып китте.

Аннан соң сүз район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга бирелде:

— “Аваз” фестиваленең Илеш районында узуы — безнең өчен зур горурлык. Бу фестиваль районыбызда икенче тапкыр үтә. Быелгы чара алдагысына караганда да яхшырак булыр, дип ышанам, — диде Илдар Иршат улы һәм фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Арытаба сәхнәгә Республика халык иҗаты үзәге рәисе Байрас Ишбирдин чакырылды:

— “Аваз” фестивале Илеш җирендә юктан гына барлыкка килмәде. Моңарчы бу төбәктә башкорт мәдәниятен данлауга һәм таратуга юнәлтелгән тәгаен генә чара юк иде. Бу фестиваль шушы бушлыкны тулыландырыр һәм киләчәктә Илеш брендларының берсенә әйләнер, дип ышанам, — диде ул.

Фестивальдә үзешчән сән­гать коллективлары һәм аерым сәнгатькәрләр “Бию”, “Вокал”, “Инструменталь ансамбль”, “Фольклор ансамбль” номи­нацияләрендә чыгыш ясады. Аларның чыгышларына С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор, филология фән­нәре докторы Әхмәт Сөләй­манов, Башкорт­станның халык артистлары Риф Габитов, Рамил Гайзуллин, Вахит Хызыров, Баш­кортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре, республика Халык иҗаты үзәгенең фольклор буенча баш белгече Гөлгенә Баймурзина, “Урал” халык иҗаты галереясе мө­дире Кәримә Хәйдәровадан торган абруйлы жюри бәяләмә бирде.

Кичен исә Дөмәй, Кыргыз һәм Базытамак мәдәният йортларында “Аваз” фестивалендә катнашучыларның күчмә концерт-очрашулары узды.

Фестивальнең икенче көне дә чараларга бай булды. Район үзәгендәге 1нче гимназиядә “Башкорт халкының төньяк- көнбатыш ырулары” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Аның эшендә профессор, филология фәннәре докторы Әхмәт Сөләйманов, тарих фәннәре кандидаты, журналист, “Шәҗәрә” республика иҗтимагый оешмасы рәисе Салават Хәмидуллин, философия фәннәре кандидаты Рәсил Асылгуҗин, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов, туган якны өйрәнүчеләр — Фидан Мәр­вәров, Нәзир Рәхимов, рай­онның тарих, Башкортстан мәдәнияте укытучылары катнашты. Конференцияне район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмат-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Рамил Нуретдинов алып барды.

Шул ук көнне район Мә­дәният сарае фойесында декоратив-гамәли сәнгать күр­гәзмәсен ачу тантанасы узды. Төрле юнәлештәге кул эшләре күпләрдә соклану уятты.

— Бу күргәзмә халкы­бызның талантларга бик тә бай булуын тагын бер кат раслады. Бигрәк тә фестивальне оештыручылар үзләре — илешлеләр башкалардан аерылып торды. Алар берничә номинациядә җиңү яулады. Моннан тыш, чараны оештыру дәрәҗәсе дә бик югары булды. Әфарин сезгә — илешлеләргә! — диде Әхмәт Сөләйманов, соклануын белдереп.

Кичен исә үзәк мәйданда “Аваз”ның Гала-концерты гөрләде. Җиңүчеләр дә нәкъ шунда бүләкләнде. Гран-прины Кыйгы районыннан “Яшмәләр” ансамбле алды.

Читайте нас: