+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 октябрь 2016, 02:00

Җәйләүләрдә дә ыспай киенеп, күңелен биреп җырлады

Башкортстанның халык артисты Филүс Гәрәевның тууына 75 ел.Краснокама яклары, Агыйдел буйлары. Иске Янъегет авылында Фазлыйәхмәт белән Кәримә исемле колхозчылар гаиләсендә алтынчы бала булып туган Филүскә шундагы табигать гүзәллеге моңга әверелеп күчкәндер. Башка туганнарыннан хисчән булуы белән аерылып торган. Әнисе яланда җырлый-җырлый эшләгән. Шакир исемле абзыйсы да гармунда шәп уйнап җырлаган.

Шул көйләрне күңеленә сеңдереп үскән Филүсне, дүртенче сыйныфны тәмамлагач, Нәсимә апасы үзе белән бергә район үзәге Николо-Березовкага алып китә. Җырлы йөрәкне әти-әнисен, туган йортын юксыну хисләре сагышландыра. Якын ара да түгел — 58 чакрым...

Филүсне бәләкәйдән үк белгәннәр аңа җырчылык киләчәге юраса да, әти-әнисе кече улларының да “җитди һөнәр” иясе булуын тели. Авыл эшләрендә чыныгып үскән егет өчен “җитди һөнәр” дигәннәре дә ят булмый. Сигезенче сыйныфтан соң ул Салават шәһәрендәге техникумда эшче һөнәре ала һәм юллама буенча Сибай шәһәренә төзелешкә җибәрелә. Анда “Төзүчеләр” клубындагы халык театры спектакльләрендә катнаша, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Булат ролен матур уйнавы һәм моңлы җырлавы белән тамашачылар ихтирамын яулый. Үзешчән җырчыларның республика конкурсында сәләтле башкаручы дип табыла.

Сибайга концерт белән килгән җырчы Зәки Мәхмүтов, җырга әвәс яшьләрегезне күрсәтегез әле, дигәч, аның янына төзүче Филүсне чакырып китерәләр. Тыңлап карагач, Зәки абый аңа Уфа сәнгать училищесына барырга киңәш бирә. Шуннан ул тәҗрибәле укытучы Рәйсә Әхмәдиева классына кабул ителә. Вокал бүлеген тәмамларга бер ел калганда, 1965 елда, аны филармониягә эшкә алалар. Яшь талантны зур сәхнәгә алып менүдә катнашлыгы булганлыгы белән горурлана иде Зәки Мәхмүтов.

Өлкәннәр янәшәсендә бераз тәҗрибә туплагач, Филүс Гәрәевка аерым яшьләр бригадасы төзүне ышандырып тапшыралар. Ул чактагы яшь композитор Айрат Кәримовның “Ирәндек” ансамбле солисты булып та йөри, күбрәге Башкортстан тамашачыларын хезмәтләндерәләр, шулай ук Идел буе, Урал, Урта Азия, Казахстан һәм Себерне күп тапкырлар урыйлар. Эшли генә башлаганда Мәскәүгә иҗади хисап белән хор солисты булып бара. Сәхнәдәшләре белән бергә Молдавиядә, Венгриядә, Польшада була. Аның баритон, йомшак бәрхет тавышын кайда да яратып тыңлыйлар.

“Эстрадада беренче урында — стиль-манера, икенче урында — сөйкемлелек, өченче урында гына тавыш-вокал”, — диләр. Бу жанрга карата гомум кабул ителгән шарт-таләп тә шундый бугай. Минемчә, Филүс Гәрәевның стиль-манерасы да, сөйкемлелеге дә, тавыш-вокалы да беренче урында торды. Аңа гына хас булган тавыш һәм манера һәркайда популярлашып китте. Халыкка нәкъ аныкы кебек тавыш һәм моң кирәген исбатлады ул. Халыкчан җырлаганы өчен тамашачы да үз итте аны. Аның үзенчәлекле лирик моңлы тавышын, мелизмнарын башка беркемнеке белән дә бутау мөмкин түгел иде. Ясалмалылык, кылану булмады аңарда. “Куелган” тавыш белән җырлау бөтенләй ят иде.

“Филүс абыйның сәнгатькә җаваплы каравы исең-акылың китәрлек дәрәҗәдә иде, — дип хәтерли халык артисткасы Фәнүнә Сираҗетдинова. —Концерт башлануга ике-өч сәгать алдан килеп киенә, чәчен бөртегенә кадәр дигәндәй пөхтәләп төзәтә, туфлиен көзге кебек ялтырата. Концертның башында җырласа, ахырдан күмәкләп сәхнәгә чыгасы булганда, киеме бөгәрләнмәсен өчен кич буе утырмый, йөреп чыга иде. Сәхнәне — илаһи урын, тамашачыларны изге затлар итеп күрә һәм шундый искиткеч ихласлыкка җыр сөючеләр дә шулай җавап бирә иде. Әйбәт җырларга, тәртипкә, төгәллеккә бик күп яшьләрне тәрбияләп өлгерде ул”.

Аның сүзләрен атказанган артист Мәгариф Әхмәдиев дәвам итә: “Кеше турында нинди яхшы сүзләр әйтергә мөмкин — алар барысы да Филүс абыйга туры киләдер. Телендә начар сүз булмады, тавыш-гаугага, низагка кермәде. Кешене артында сөйләгәнне, зарлануны яратмады, андый чакта сүзне, теманы икенчегә борып җибәрә торган булды. Нечкә хисле, йомшак күңелле бу кеше көчле рухлы да иде.

Абруйлары бераз күтәрелә башлаган кайберәү­ләр: “Мин авыл артисты түгел!” — дип күкрәк суга. Филүс абый андыйларның нәкъ киресе иде. Иң ихлас тамашачы авылда икәнлеген бер минутка да исеннән чыгармады. Кайчак ындыр табагында, басуда комбайнчылар алдында яисә терлекчеләр көнне төнгә ялгап хезмәт салган җәйләүләрдә дә чыгыш ясарга туры килә. “Мондый шартларда ничек тә ярый инде”, — дигән фикер башына да килмәде. Башкала сәхнәләрендә нинди кыяфәттә һәм ничек бирелеп җырласа, колхозчылар алдында да шул ук дәрәҗәне саклады”.

Эстрадабызга Филүс Гәрәев Әхмәт Ерикәй сүзләренә Ләбиб Айтуганов көй язган һәм “Биз­мәгәндәй яшәү бәхетеннән, юл йөрүдән мәңге биз­мәм мин” дип башланган җыр белән килеп кер­гән иде. Аннары Уран Кинҗәбулатов белән Рәгыйп Нәбиуллин иҗат иткән “Гөлләр” аның репер­туары­ның йөзек кашы булды. Илһам Шаки­ровның “Саубуллашу”, Фәтхерахман Әхмә­диевның “Солдатлар” җырларын да, аңардан отып алып, олысы да, кечесе дә җырлап йөрде. Болардан тыш, тагын “Синдер ул дип уйладым”, “Дим буена кайтсаң”, “Саумы, диләр гөлләр”, “Бер кайтасы иде туган якка”, “Туган ягым — гөл­ләр иле”, “Үз ягыма кайтсам”, “Чөг­ендер үстерүче кыз”, “Колхозчы яшьләр маршы”, “Бөрҗән егетләре”, башкорт халык җыр­ларыннан “Порт-Артур”, “Илче Гайса”, “Сәлимәкәй”, “Сыбай кашка”... Башкорт һәм татар җырларын, композиторлар әсәрләрен, шул исәптән Заһир Исмәгыйлев, Хөсәен Әхмәтовның катлаулы романсларын да тиешле сәнгать дәрәҗәсендә һәм бер үк вакытта халыкка якын стиль-манерада җыр­­лый иде. “Заман моңнары”, “Ямьле Агыйдел буйлары”, “Башкорт һәм татар халык җырлары”, “Яшьлек моңнары” программалары белән кайларда гына булмады икән ул!

Ул — саф татар кешесе — башкортча бернинди акцентсыз, җиренә җиткереп, яратып җырлый иде. Ә менә урысча шактый шома сөйләшсә дә, җырласа да, сәхнәдә ул телдә чыгыш ясарга батырчылык итмәде. “Я берәр авазда басымны дөрес ясамам”, — дип шикләнә иде. Бу да — үз эшенә җаваплы карауның бер дәлиле.

Тирә-ягындагы кешеләргә ярдәмчел, биргән вәгъдәсен үтәүче, сүзендә торучан бу шәхесне 1977 елда Уфа шәһәр Советы депутаты итеп сайлыйлар. Тагын бер елдан — “БАССРның атказанган артисты”, 1987 елда “БАССРның халык артисты” исемнәре бирелә. “Авылга мәдәни шефлык итү отличнигы” билгесе белән дә бүләкләнә.

Шунысын да искә төшерим: ул заман артист­лары “фонограмма”, “плюсовка” дигән нәрсә­ләрнең барлыгын да белмәде, кайда һәм нинди генә шартларда да баянга, курайга яисә оркестрга кушылып җырлыйлар иде.

Тавышы ныклап ачылып, искиткеч матур җыр­лый башлагач кына сиксәненче еллар урталарында Филүс Гәрәев каты авырып китә — табиблар аңарда лейкоз авыруын ачыклый. Кемгә дә аяз көндәге яшен сыман тәэсир итә торган хәл. Үзе җырлаганча: “Гөлләр ничек үссен, гөлләр ничек түзсен — ак кар ява алсу гөлләргә...” Ул, эстрада бригадасы җи­тәкчесе вазыйфасын үз укучысы Мәгариф Әхмә­диевка тапшырып, гаст­рольләрен чикләргә мәҗбүр була, Филар­мо­ния­нең музыкаль лекториенда эшли.

Нибары 48 яшь ярымда, 1990 елның апрель башында, ул якты дөньяны калдырып китте.
Читайте нас: