+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 ноябрь 2016, 02:00

Кирәк булса, кытайча да җырлый!

Финә Абдуллинаның моңлы тавышын әллә күпме тапкыр радиодан тыңлап, аңа сокланган булды. Вәрис Акбашев сүзләренә үзе көй язган “Суындым”, Әсхар Кәшфуллин сүзләренә язылган “Язларда калам”, үзе иҗат иткән “Сине эзләдем” һәм башка җырлары хискә чорный, дулкынландыра. Ә “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты Авыргазы районын кунак иткәндә, ул Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясап, башкала тамашачысына онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте.

Чираттагы командировкаларның берсендә шушы Мәдәният сараена керсәк, безне каршы алучыларның берсе Финә Рәфит кызы булып чыкты.

— 15 еллап шушында эшлим, — диде ул, үзе белән таныштырып. — Җырчы-хормейстер мин.

Финә Абдуллина җитәкчелек иткән Ветераннар хоры былтыр “халык” исемен яулаган. Хорның иң өлкән катнашучысына 82 яшь тулган! “Еллар саны мөһим түгел, күңелләре яшь аларның”, — ди җитәкче.

“Селяночка” урыс халык ансамбле белән татар халык җырларын пропагандалаучы балалар ансамбле дә Финә ханым җитәкчелегендә эш итә. Моннан тыш, ул аерым солистлар белән дә эшли.

Финә Абдуллина татар, урыс, башкорт, инглиз телләрендә иркен җырлый. “Кирәк икән, нинди телне дә өйрәнергә әзермен”, — ди.

“Эзләдем сине” җырына күптән түгел клип төшергәннәр.

— Кемне эзләдегез соң? Мәхәббә­тегезнеме? — дим.

Көлә Финә.

— Җырларымда юксыну, эзләү мотивлары еш очраса да, минем дөньям түгәрәк. Иҗатымны аңлый, тоя белүче ирем, сәнгатьне үз итүче ике балам бар. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр, көйләр язам. Татар-башкорт җырларын гитарада башкарам.

Элегрәк Финә Рәфит кызы күп конкурсларда катнашып, үзен танытса, бүген ул барлык вакытын диярлек яшьләрне үстерүгә сарыф итә. Укучылары турында горурланып сөйли.

— Аерым алганда, Гөлназ Фәхретдинова былтыр Казанда узган “Сандугач” фестива­лендә икенче дәрәҗә лауреат булды. Сабина Зиннурова “Золотой сапсан” Бөтенрусия балалар җыры фестивалендә беренче урын алып, Ырынбурга “Тэффи” конкурсына гала-концертта катнашу өчен чакырылды. Динар Хәбибуллин исемле бик сәләтле егетебез үсеп килә, аңа зур өметләр баглыйм, — ди педагог. — Эшләргә теләк тә, көч тә, дәрт тә бар, димәк, алда җиңүләр булачак әле!
Читайте нас: