+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 ноябрь 2016, 02:00

Мирхәйдәр Фәйзи Уфага кайта

Ырынбур татар театрының бай һәм данлыклы тарихы бар. Аның барлыкка килүе татар театры сәнгатенә нигез салучы Ильясбәк Кудашев-Ашкадарский исеме белән бәйле. Нәкъ Ырынбурда 1905 елның декабрендә беренче татар театр труппасы оеша. Бу халкыбызның үсеш тарихында гына түгел, ә бәлки барлык төрки халыклар өчен дә әһәмияте бәһаләп бетмәслек, искиткеч зур вакыйга. Шул ук Ырынбурда күп еллар төрле исем белән татар труппалары эшли. Артистлар арасында беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Вәли Мортазин-Иманский, Нури Сакаев та була. 1916 елда оештырылган “Шәрекъ” труппасында танылган сәхнә осталары Камал I, Фатыйма Камалова, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская уйныйлар.

Ырынбур татар театры берничә исем алыштыра. Ул “Татар артистлары драма коллективы”, “Ырынбур колхоз-совхоз театры”, “Идел буе колхоз-совхоз театры” дип тә йөртелә. Озак еллар Ырынбур татар театрын үз эшенә чын күңелдән бирелгән Вәли Фатыйхов җитәкли, өлкә филармо­ниясендә төркем рәвешендә булса да труппа эшләп килә. Берара Ырынбурда татар театры тормышы тынып кала.

1980 еллар ахырында милли хәрәкәт активлашкан бер чорда татар театрын яңадан оештыру мәсьәләсе күтәрелә. Ул эшне башкару өчен татар җәмәгатьчелеге Татарстаннан танылган режиссер һәм артист Рөстәм Абдуллаевны чакыра.

Ырынбур татар театры­ның яңа тарихы 1990 ел­ның 27 июненнән башлана. 1991 елда ул Мирхәй­дәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар дра­ма театры дип атала башлый. Хәзерге вакытта театр, Русиянең (2005 ел) һәм Татарстанның (1984 ел) атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев җитәкче­легендә уңыш­лар казанып, үзгәртеп тө­зел­гәннән соң ачыл­ган, матур, мәһабәт, заманча бинада эшләп килә. Театр бик еш гастроль­ләргә чыга. Башкортстан һәм Татарстан, Самара, Сызрань, Төмән, Әстер­хан, Уральск, Актүбә һәм башка шәһәр­ләрнең театр сөючеләре Ырынбур театры иҗаты белән таныш.

Рөстәм Абдуллаевның сәхнә­дәш дуслары һәм фикердәшләре, аның бе­лән бергә театрның нигез ташларын тәшкил итүче талант ияләре — Русия­нең атказанган артисты (1995 ел) Люция Абдуллаева, Татарстанның атказанган артисты (2008 ел) Айрат Хәбибул­лин, яшьләр­дән Илфат Гомә­ров, Гөл­генә Әбдрәкый­пова, Маргарита Сә­гыйто­ва, Марсель Рәх­мә­туллин, Алия Салпикова, Илдар Байменов, Рә­зифә Хәй­рул­лина, Наҗия Дибаевалар өлкәдә үткә­рел­гән төрле иҗа­ди бәй­ге­ләрдә җиңүче булдылар.

Төп халкы татар булмаган төбәктә Мир­­­хәйдәр Фәйзи театры сәнгати функ­ция­ләрне генә үтәми, ул — халыкның милли аңын кайгыртучы, аны оештыручы милли-мәдәни үзәк тә.

Театрның төп бурычына килгәндә — 26 иҗади ел эчендә йөздән артык спектакль һәм театраль­ләштерелгән концертлар, тамашалар, әдәби-музыкаль кичәләр куелган. Театр ел саен, инде тради­циягә кергәнчә, изге Рамазан бәйрәменә багышлап, зур концерт әзерли. Татар балалары укыган уку йортларында чыгыш ясап, туган халкына мәгърифәт нуры сибүче булып тора.

Бай репертуарда — төрле жанрдагы, классик һәм хәзерге заман татар, башкорт, урыс, чит ил драматурглары язган әсәрләр.

Театр үз казанында гына кайнамый, репертуарны тагы да баету, яңа төсләр өстәү максаты бе­лән төрле стильләрдә эш­ләүче режиссерларны, рәссамнарны чакыра; көн­нән-көн, елдан-ел үзенчә­лекле, игътибарга лаеклы икәнен исбат итеп килә.

Ниһаять, Мирхәйдәр Фәйзи исе­мен­дәге Ырынбур татар театры үз тарихында беренче тапкыр Башкорт-станның башкаласында, данлыклы “Нур” театры сәхнәсендә гаст­роль­ләр үткәрә!

Ноябрь ахырында Уфа тамашачысы театрның мавыктыргыч спектакль­ләрен күрә ала. Гастроль афишасында — Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ул бит кичә иде...” лирик комедиясе һәм Ркаил Зәйдул­ланың “Татарча өйләнү” комедиясе.
Читайте нас: