Казанда “Давыл” булды!
Стәрлебаш татар халык театры “Идел йорт” фестивалендә катнашты.Театр коллективларының “Идел йорт” төбәкара конкурс-фестивален Татарстанның башкаласы уналтынчы тапкыр кабул итте. Әлеге конкурс Казан шәһәрендә 2000 елдан уза, ул театр сәнгатен үстерүгә, үзешчән артистларның башкару осталыгын камилләштерүгә, иҗат коллективларының репертуарын киңәйтүгә юнәлтелгән.