+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 декабрь 2016, 02:00

Алтынчәчне кем коткарыр?

Уфа “нур” татар дәүләт театры балалар өчен мавыктыргыч тамаша әзерләгән.Менә тагын көтеп алган, иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе — Яңа ел якынлаша. Һәркем аны үзенчә матурларга, бизәргә, истә калырлык итеп уздырырга тырыша. Башкалабыз театрлары бу уңайдан зур әзерлек алып бара, балаларга күркәм бәйрәм оештыру хәстәрен көздән ук башлый.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры да ел саен үзенең кече тамашачыларына өр-яңа программа әзерли. Тамаша, әлбәттә, купшылардан-купшы итеп бизәлгән чыршы тирәсендә башланып китәчәк. Анда нәни тамашачыларыбызны төрле әкият геройлары, Кыш Бабай һәм Карсылу белән очрашу, шаян уеннар, конкурслар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән көтә. Ә инде яңа ел бүләкләренең иң зуры — Мансур Гыйләҗевның “Серле алтын тарак” дигән могҗизалар тулы әкияте булачак.

Әсәр татар халык әкиятләре һәм мифларына нигезләнеп иҗат ителгән. Ак һәм кара көчләрнең кискен бәрелешенә, тылсымлы вакыйгаларга һәм гайре табигый персонажларга бай ул. Кайчандыр Кара Аждаһа кушуы буенча Су анасы авылдан бер кыз баланы урлый. Аждаһа аны улына килен итәргә уйлый. Менә буй җиткән сылуны кияүгә бирер вакыт та җитә. Бөтен сазлык “халкы” туйга әзер­ләнә. Тик Алтынчәчне генә бу хәл­ләр куандырмый, киресенчә, шомландыра һәм сагышка сала. Йөрәге ниндидер куркыныч сизә, ул башка кемнедер көтә. Һәм ул килә! Батыр Ал­тынбәк, сихерләнгән Алтынчәчне генә түгел, сазлыкта яшәүче барчасын кара көчләр әсирлегеннән коткара.

Әкиятне сәхнәгә яшьләр куя. Режиссер — Илшат Мөхетдинов, рәссам — Карина Ситдыйкова, композитор — Булат Исламов, хореограф Виктория Толмачеваның уртак эше бу. Яшьләр кулында халык әкиятләре дә заманча яңгыраш, заманча гәүдәләнеш ала. Бүгенге көн сәнгать алымнары яшь тамашачының күңеленә тизрәк юл салыр, дигән өмет бар, чөнки зал бе­лән сәхнәнең бер телдә сөй­ләшүе бик мөһим.

Спектакльдә Алина Дәүләтшина, Руслан Хисаметдинов, Альберт Шәрәфетдинов, Рида Фәхрис­ламова, Илшат Салаватов, Фәнил Гайзетдинов, Эльмир Хәертдинов кебек сәләтле артистлар катнаша. Төп рольләрдә — Илгизә Муллабаева, Азат Вәлиуллин, Айсылу Гомәрова. Серле вә кызыклы Яңа ел маҗараларын тамаша кылырга ашыгыгыз, кадерле дуслар!

Гөлназ Чанышева.
Читайте нас: