Балачак һәм гаилә
Гомеремнең күбрәк өле-шен мин Уфаның Черниковка бистәсендә уздырдым, гаиләбез белән анда яшәдек. 11 яшькә кадәр башкортча гына сөйләшә идем. Урыс телен белмәү укуда һәм иҗатта зур сынау булды. Музыка мәктәбенә курай һәм баян классына укырга кердем. Әмма ноталар миңа бирелмәде. Әле дә аларны аңламыйм. Уен коралларында ишетү сәләте көчле булу сәбәпле генә уйный беләм. Музыка мәктәбендә килештерә идем: янәсе, ноталарга карап уйныйм, нота дәфтәренең чираттагы битен ачам... Әмма укытучы моны тиз арада сизеп алды һәм әниемне, мәктәпкә чакырып: “Улыгыз, урыс телен белмәвеннән тыш, ноталарны да танымый. Аңа монда урын түгел”, — дигәч, музыка мәктәбе белән хушлашырга туры килде.
Әмма мин музыканы ташламадым. Подъездларда гармун уйнап йөргәнемне хәтерлим. Бервакыт дустыма кунакка килдем дә, карасам, ул компьютерда көй язып утыра. Кызыктым. Кайттым да, әти-әниемнән компьютер сорадым. Кредитка минем теләгем үтәлде. 12 яшьтән компьютерда көйләр яза башладым. Төн йокламаска, мәктәптә дәрес калдырырга да риза идем – бары тик музыка язарга! Компьютерда, башка малайлар кебек, уен уйнаганымны хәтерләмим.
Тиздән әтиебез үлде. Тормышта кара полоса башланды. Әни ике бала белән торып калды. Ничек тә ач калмаска, ялангач йөрмәскә була фатирны сатты. Мин вагоннар бушатырга эшкә чыктым. Вакытлыча яшәгән фатирларның берсеннән икенчесенә күченеп йөрдек. Авыр еллар...
Мин гади гаиләдән. Әтием балта остасы иде. Әнием — штукатур-маляр. Алар — музыкадан ерак кешеләр. Җыр-моңга мәхәббәтне дәү әнием уятты. Ул шәп җырлый, аптырап тормый — гитарада да уйный иде. Ә ни өчен мин җыр белән шөгыльләнә башладым? Чөнки башлангыч өчен зур акчалар таләп ителми. 9нчы сыйныфтан ук эш хакы алып эшли башладым. Тышкы кыяфәтем балага охшаса да, мин — күптән мөстәкыйль кеше.
Мәктәптән соң Мәскәү дәүләт педагогия университетының Уфадагы филиалына психологка укыдым. Музыкага вакыт җитмәвен аңлагач, бер елдан соң читтән торып укып, уңышлы тәмамладым. Әмма үземне шәп психолог дип атый алмыйм.
Сеңлем Регина бүген Санкт-Петербургта яши, банк хезмәткәре булып эшли. Читтән торып Мәскәүдә белем дә ала.
Бүген
Мәскәүдә инде алтынчы ел яшим. Ул, зур кала буларак, хыял-теләкләрне тормышка ашыру ягыннан да зур мөмкинлекләр ача. Анда үземнең студия бар. Көне-төне мин шунда дисәң дә була.
Мәскәүгә үз теләгем белән киттем. Сочи белән ике шәһәр арасында озак сайландым. 2011 елда Уфага гастрольләре белән Юра Шатунов килгән иде. Синтезаторда уйнаган егетләре чирләгәч, аңа алмашка мине чакырдылар. Тиз арада Юра Шатунов төркемендә эшли башладым. Гастрольләрдән соң Юра миңа үзенең телефон номерын калдырды һәм Сочига чакырды. Шул вакытта Мәскәүдән продюсер шалтыратып: “Йолдыз буласың киләме? Теләгең булса, Мәскәүгә кил”, — диде. Тәүдә мин Сочига киттем. Каршы алдылар, өч катлы особнякка алып килделәр. Бераздан Юра да кайтты. Өченче каттагы үзенең студиясен күрсәтте. Шаккаттым. Үз-үзем өчен сөендем. “Мин, Радик, Черниковка малае, кайчандыр подъездда җырлап йөргән идем, ә бүген Юра Шатуновка җырлар иҗат итәм”, — дигән уй баштан чыкмады. Берничә көн эйфориядә булганнан соң, “Мин бит монда нибары җыр авторы, җырчы түгел”, дигән уй белән соңгы акчама Мәскәүгә билет алып, башкалага юл тоттым.
Сүз дә юк, Мәскәү — кырыс шәһәр, күз яшьләренә ышанмый, анысы дөрес. Беренче елны аеруча кыен булды. Барлык эшне ташлап кайтып китәсе килгән чаклар да булды. Әмма бирешергә, артка чигенергә ярамый! Җырдагыча: “Елама, ярсыма, син үзең гаепле барсына”.
Әни
Әнием алтынга тиң. Исеме – Нәфисә Зәйнулла кызы. Аның ярдәме булмаса, бер план да тормышка ашмас иде. Кечкенә чакта музыка белән шөгыльләнә башлагач, мәктәпкә, дәресләргә карата миндә битарафлык башланды. Укыйсы килмәде, сирәк йөри башладым. Иҗат белән кызыксынуымны күреп, әни бер дә ачуланмады.
Хәзер ул минем белән гастрольләрдә йөри. Аның, миннән башка, тагын 10 улы бар. Бөтен төркемнең әнисе ул. Чәен дә әзерли, кирәк икән — ашарга пешерә. Сәхнәгә пөхтә булып чыгуым да — аның хезмәте нәтиҗәсе.
Мине һәрвакыт күзәтеп тора. Нәрсә дә булса дөрес эшләмәсәм, ипләп кенә килеп аңлата. Ул мине беркайчан да мактамый.
Тамашачы
Тәүге тапкыр үз концерт программам белән гастрольләргә чыккач, тамашачыны күреп шаккаткан идем. Анда 75 яшьлек әбиләр дә, 80 яшьлек инәйләр дә бар иде. Мин тамашачым белән бик бәхетле. Беренче программа, чыннан да, дискотека форматында иде. Әмма өлкән яшьтәге тамашачыны күреп, мин аны үзгәртергә булдым. Хәзер мәгънәле җырлар өстендә дә эшлим, репертуарымда уйландыра торган җырлар байтак.
“Фанатларың арасында кемнәр күбрәк: татарлармы, әллә башкортлармы?” – дип сорыйлар. Әлеге милләтләрне аерырга һәм чагыштырырга ярамый дип саныйм. Мин — иҗат кешесе, иҗатта милләт вәкилләренә бүленү дөрес күренеш түгел. Безнең телләр, көй-моңнар бер-берсенә охшаган.
Концертым ике сәгать барса, аннан соң тагы 2 сәгать автографлар бирәм, тамашачы белән фотога төшәм. Һәм моны кирәк дип саныйм. Үземнең кечкенә чакны хәтерлим: һәрвакыт артистның янына барасы килә иде, аның белән фотога төшү хакында хыяллана идем. Ничек кенә арыган булсам да, миңа тамашачым белән аралашу бернинди дә кыенлык тудырмый. Тамашачыга һәрвакыт якын булырга кирәк.
Костюмнар
Минемчә, сәхнә киеме – ул үзе бер сәнгать. Урамга да, дискотекага да, кунакка да, зур сәхнәдәге концертка да бер кием киеп булмый. Сәхнә киемен яңартып тору да мөһим. Биш ел буе бер күлмәк киеп йөрүче җыр-чылар бар. Бу кызык та, кызганыч та. Киемне үзең түгел, ә стилист-дизайнерлар белән берлектә уйлап чыгарырга кирәк. Сиңа матур булып тоелган кием, сәхнәдә бөтенләй “югалуы” да бар.
Әйе, килешәм, кайбер костюмнарым бигрәк сәер. Дизайнерлар тәкъдим иткәч, моны ничек киям дип, үзем дә аптырап куям. Әле киләчәктә тегелгәннәре бөтенләй “телсез” калдырыр (көлә). Мәсәлән, кемдер мин кигән плащларны аңлап бетерми. Сүз дә юк, классик кием матур, әмма бөтен кеше дә сәхнәгә костюм белән галстук тагып чыкса, кызыгы каламы соң?
Костюм белән генә эш бетми. Тулысынча образ тудыру мөһим. Костюмга килешле итеп прическа эшлисең. Шоу-бизнесның нигезе булып иң тәүдә образ тора да инде.
Уңыш формуласы
Аз йокларга, күп эшләргә! Йокыга вакытым жәл. Өчәр көн йокламый йөргән чаклар була. Көнләшмәскә! Кемдер, зур үрләр яулап, югарыга таба менеп бара икән, аның өчен сөенергә!
Ярты юлда эшен ташлап калдыра торганнарны өнәмим. Минем тормышта да андый очракның булганы бар. Зур уңышка ирешеп, сине оныткан кешеләрне аңламыйм. Кем генә булсаң да, беренче чиратта кеше булып калу мөһим. Бу — аеруча безнең гаиләнең кагыйдәсе. Гади гаилә булгач, борын чөеп йөрү дигән күренеш бөтенләй булырга тиеш түгел. Чөеп кенә кара, шундук урыныңа утыртып куялар.