+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 декабрь 2016, 02:00

Бию — сүзсез сөйләшү

Халыкара танго көне уңаеннан бер кәлимә.Халыкара танго көне билгеле Аргентина җырчысы һәм кино актеры, “Танго короле” Карлос Гардельнең туган көнендә, 11 декабрьдә билгеләнә. Капма-каршылыкка корылган бу бию үзәгендә — Ир һәм Хатын, аларның мөнәсәбәтләре, хисләре, конфликтлар, татулашу, ярату, нәфрәт, ягъни тормышның нигезен тәшкил итүче барлык кичерешләр. Танго биегәндә сөйләшмиләр, елмаймыйлар, хәтта бер-береңнең күзенә дә карау кирәкми. Бары тик караш белән сак кына кагылу, иреннәрнең сизелер-сизелмәс хәрәкәте. Танго — импровизацияләр биюе, анда партнерыңны аңлау, тою бик мөһим. Биюдәге иң чагу мизгел — музыканың тынып калуы, ул вакытта ике кеше бер-берсенең кочагында хәрәкәтсез кала, әйтерсең лә, алар дәшмичә генә сүз көрәштерә. Киеренкелекнең иң югары ноктасы бу.

Танго Буэнос-Айрес янында урнашкан порт шәһәрләрендә XIX-XX гасырларда барлыкка килә. Куба хабанерасы, Африка кандомбесы, Аргентина милонгасы, Испания фламенкосы һәм Европаның кайбер башка биюләре ритмнары кушылудан туган. Аргентинада ул ярлы кварталлар, иммигрантлар биюе булып барлыкка килә, әмма тиздән бу лирикалы һәм хисле бию киң даирәләргә тарала, халыкта зур популярлык яулый.

Карлос Гардель — танго тарихында иң күренекле шәхес. Ул — Франция иммигранты, бала чагында Аргентинага китерелгән. Яшьли танго белән “чирләгән” һәм аның матурлыгын дөньяга танытуга ирешкән.

Элегрәк танго биюе Герма­ниядә һәм Русиядә рөхсәт ител­мәгән. 1920-30 елларда СССРда танго мещаннар биюе саналган. Әмма мондый тыюлар аның популярлыгын киметә алмаган.

Әйткәндәй, “танго” сүзе биюгә караганда да иртәрәк барлыкка килгән. Канар утрауларында бию, барабанда уйнау өчен негрлар җыеннарын шулай атаганнар. Барабаннар үзләре дә “танго” дип аталган.

* * *

Әлбәттә, танго гына түгел, бию, гомумән, сәнгать төре буларак, төрле хис-кичерешләрне әйтеп бирергә сәләтле. Шатлык, соклану, борчылу, кайгы, мәхәббәт булсынмы — боларның барысы хакында да бию теле белән әйтеп була. Хәрәкәт, мимика, имитацияләр белән. Тарихтан билгеле — бию сүзгә кадәр үк барлыкка килгән! Кешенең яшәешен, аның көндәлек хезмәтен, дөньяга карашын чагылдырган ул. Гасырлар дәвамында төрле халык биюләре формалашкан. Һәр бию аерым көй, үзенә ярашлы кием, төгәл ритмика, сюжет үзенчәлеге таләп итә.

Башкортстанның профессиональ бию сәнгате 1939 елда Халык биюләре дәүләт академия ансамблен булдыручы Фәйзи Гаскәров исеме белән бәйле. 1956 елда Фәйзи Гаскәров халык биюләре нигезендә 8 сәхнә биюенә тасвирлама булдыра, алар ансамбльнең репертуар нигезен тәшкил итә.

Бүген әлеге ансамбль — күп кенә абруйлы конкурслар һәм фестивальләр катнашучысы, халыкара бәйгеләрдә җиңүче, күпсанлы бүләкләр иясе. Арасында хәтта Хезмәт ордены да бар! Биючеләр Вьетнам, Корея, Һинд­стан, Пакистан, Лаос, Африка һәм Европа илләрендә — кайда гына булмаган.

Башкортстанның дәүләт академия халык биюләре ансамбле — башкорт милли мәдәниятенең генә түгел, Русия сәнгатенең дә визит карточкасы.

1991 елда Стәрлетамак шәһәрен­дә Башкортстанның атказанган артисты Хәлил Ишбирдин тырышлыгы белән Бию театры булдырыла. Шулай ук Русия һәм Башкортстан күләмендә узган конкурс-фестивальләрдә зур җиңү­ләре белән танылган театр репертуарында — нигездә, фольклор темаларына бию-сәхнә миниатюралары.

Коллектив, “Салават”, “Бүре­ләр”, “Любезники-любизар”, “Ирән­дек бөркетләре” кебек тарих битләрен ачучы биюләр һәм хореографик композицияләр белән беррәттән, Ирландия, Аргентина, Әзербайҗан халыклары, чечен, мари, татар, чуваш һәм башка халык биюләре белән чыгыш ясый. 2004 елдан Бию театрына Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Риф Габитов җитәкчелек итә.

Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжына 1985 елда нигез салына. Бүген аның классик һәм халык биюләре бүлегендә Башкортстан гына түгел, Коми, Калмыкстан, Чувашстан, Удмуртия, Татарстан, Тыва республикаларыннан, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәр­ләреннән килеп укучылар бар. Колледжда Венера Галимова, Эльза Сөләйманова, Леонора Куватова, Людмила Шапкина кебек талантлы педагоглар укыта. Һәм, әлбәттә, балет мәктәбе Рудольф Нуриев исеме белән данлы.

Профессиональ хореографияне үстерү эше, шулай ук, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында (балет труппасының художество җитәкчесе — Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Леонора Куватова), “Мирас” бию һәм җыр фольклор ансамблендә, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Сибай шәһәрләре дәүләт филар­монияләренең һәм Башкорт­станның башка бию коллективларында уңышлы башкарылып килә. Башкалада гына да йөзләгән билгеле һәм әлегәчә зур танылу яуламаган бию коллективлары, ансамбльләре, студияләр эшли. Теләгең һәм акчаң гына булсын, тәпи киткәннән алып, өлкән яшькә җиткәнче үзеңне биюдә сыный аласың.

Бал, заманча, халык һәм башка, нинди генә төрле булмасын, бию — ул физик активлыкка бәйле. Ә инде физик активлык — сәламәт тормыш нигезе. Сәламәт кеше атнасына 3 тапкыр 60-90 минут биесә яхшы. Яшь буенча биюгә чикләр юк. Хәтта мөмкинлекләре чиклеләр дә үзенә яраклы биюне сайлый ала. Бары тик йөрәк-кан тамырлары һәм терәк-хәрәкәт итү аппараты чирләре булганнарга гына биемәскә тәкъдим ителергә мөмкин. Алар табиб белән киңәшләшергә тиеш.

Кыскасы, биегез, күңел ачыгыз һәм сәламәт булыгыз! Танго көне белән сезне!
Читайте нас: