+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 декабрь 2016, 02:00

Эмиль булдыра!

Рәсемдә сез күргән Эмиль Якупов – Шаран районында туып-үскән егет, талантлы студентларның берсе. Эмиль Шаран авылының 1нче мәктәбен тәмамлый. Хәзерге вакытта К.А.Тимирязев исемендәге Русия дәүләт аграр университеты — Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә I курста укый.

Эмиль “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның иң актив катнашучысы. Уен белән ул 5нче сыйныфта укыганда кызыксына башлый. Кечкенәдән үк күңеленә яткан шөгыльдән бүген дә олы ләззәт ала. Мәктәп елларында Эмиль “Шаранские бродяги” төркеменең әйдәүче уенчысы була. Төркем бүгенге көндә дә уңышлы эшли. Анда хәзер Эмильнең кечкенә дуслары уйный. Тәҗрибәле уенчы юмор өлкәсендә үз көчен сынаучыларга киңәшләре белән ярдәм итә. Туймазы шәһәрендәге Шаяннар һәм тапкырлар клубы төркеменә дә булыша.

Яраткан шөгылен югары уку йортына кергәч тә ташламый егет. Алай гына түгел, Югары лигага керүче төркемдә чыгыш ясый Эмиль. Сентябрьдә “Чистые пруды” төркеме өчен уйный. Александр Масляков киңәшләрен тыңлый.

— Шундый дәрәҗәле урын алып торган КВН төркемендә уйнап, мин үземә олы тәҗрибә алдым, — ди Эмиль.

Тынгысыз егет төрле форум һәм конкурсларда катнаша. Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы исеменнән Артекка — “Алман вокал” фестиваленә бару бәхетенә ирешә.

Бүген Эмиль үзе укыган факультетта шаяннар һәм тапкырлар төркеме булдырган. Уенчылар “Золотая осень в Тимирязевке” фестивалендә көчен сынаган. Арытаба үзе укыган К.А. Тимирязев исемендәге академия төркеме белән Мәскәү өлкәсендә үтәчәк КВН уенында катнашачаклар. Эмильга укуында уңышлар, матур җиңүләр, якты киләчәк телибез!

Рузанна КАШАПОВА,
БДУ студенты
Читайте нас: