+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 декабрь 2016, 02:00

Асыл затка – затлы таҗ!

Башкалада кияүдәге гүзәл затларның “Суперкилен-2016” III Төбәкара әдәп һәм сафлык, матурлык һәм сәләт бәйгесе тәмамланды. Ул IV Бөтенрусия нәфислек форумы кысаларында оештырылды.

Җәмәгатьчелек игътибарын гаилә мәсьәләләренә җәлеп итү максатында барган бәйгедә Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсе һәм Мари Эл Республикасыннан 15 ханым көч сынашты. Анда катнашырга теләүчеләр оештыручыларга ире һәм бианасыннан рөхсәт алып килергә тиеш иде.

19-34 яшьлек гүзәл затлар үзләренең аш-суга осталыгын, гореф-гадәтләрне белүен, дин һәм әдәп кагыйдәләренә тугрылыгын күрсәтте. Нәтиҗәдә, финалга 4 бәйгече чыкты. Алар исә үзләрен зирәклектә, әхлак кануннарын белүдә, шулай ук, кием сайлау, яулык бәйләү осталыгында ярышты, Русия һәм чит ил модельерларының махсус коллекцияләрен күрсәтте.

Бәйгедә Уфадан Азалия Дилмө­хәммәтова җиңүче дип табылды. Ул республикада җырчы, актриса, модель буларак билгеле. Моннан тыш, ул – бәхетле ир хатыны һәм әни дә.

– Без катнашучылар арасыннан көчле дә, нәзакәтле дә ханымны сайладык, – ди аның хакында оештыручыларның берсе, билгеле яучы һәм психолог Гөлбикә Хәерлеварина. – Азалия үз янында җылы һәм ихлас мохит тудыра белә. Ул хатын-кызның ире һәм бианасына таянып үсүен, яхшырак була баруын күрсәтә алды.

– Бәйгегә мин дөньямны онытып әзерләндем, дип әйтә алмыйм, башлыча, үзем белгәннәрне күрсәттем, – ди Азалия. – Тәү башлап, мин Ходай алдында ният кылдым, бәйгедә Аллаһ хакына катнаштым.

Һәр хатын-кызга гаилә бәхете телисем килә. Моның өчен иң башта яхшы кеше булу зарур, аннан соң инде ата-анаңа - яхшы бала. Шуннан Ходай яхшы ир бирер, аңа яхшы хатын, туганнарына әйбәт килен булырсың. Ходай бала да бүләк итсә, дөнья түгәрәкләнә һәм иң зур бәхеткә ирешәсең.

“Бәхет” төшенчәсен менә шулай бик гади һәм үтемле итеп аңлата ул. Зирәклеге белән сокландырган суперкиленгә бүләккә – затлы таҗ һәм бриллиантлы алкалар!
Читайте нас: