+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 декабрь 2016, 02:00

Чирек гасыр – көмеш тантана!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры 25 еллык юбилеен билгеләде.Тантанага дәүләт эшлеклеләре, республика һәм Русия театрлары, филармонияләр, район вәкилләре һәм тугры тамашачылар җыелды.

Әлеге күркәм чара видеоязма белән ачылды. Анда татар театрының 110 еллык тарихында янә бер нур балкуы чагыла, заманында сәхнәләрне шаулатып, бүген елъязмаларда сакланган әсәр­ләрдән өзекләр күрсәтелә. Тамашачы “Нур” атлап киткән беренче сукмакларны барлады, аның олы юлга чыгу мизгелләрен янә яңартты.

Мәртәбәле кунаклар арасында республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да бар иде. Ул республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның котлау телеграммасын укып ишеттерде. Министр театр коллективына янә бер шатлык алып килде – биредә озак еллар ялкынланып иҗат итүче берничә артист дәүләт бүләкләренә лаек булды. Дамира Сәетова белән Лияна Хәертдиновага “Башкортстанның атказанган артисты” исеме бирелде, мәдәният өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәте һәм Башкортстан Республикасы театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Миңнинур Сәитова-Гыйззәтул­лина – республика Башлыгының, Сәвия Сираева Хөкүмәтнең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Театр артистлары Айсылу Гомә­рова, Айрат Фатыйхов, Альберт Шәрәфетдинов, Рида Фәхрис­ламова Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева үз чыгышында театр эшчәнлеген югары бәяләде. Ул парламентның Мактау грамоталары белән артистлар Резида Фәхрул­лина, Рәсимә Гайфуллина, Фина Вәлиеваны бүләкләде, ә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов Мәхмүт Фатыйховка Мактау грамотасы тапшырды. Республиканың мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Александр Кузьменко – драма артистлары Ирина Ганиева һәм Зөһрә Әсәдуллинаны, ә башкаланың Октябрь районы хакимияте башлыгы Роберт Ахунов артистлар Рушат Мөдәрисов, Резида Зарипова һәм театр режиссеры Илдар Вәлиевны бүләкләде.

Коллективны Кушнаренко, Чакмагыш, Борай һәм башка районнар вәкилләре кайнар котлады.

Башкортстан Театр эшлек­леләре берлеге рәисе Әхтәм Әбушахманов күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Мактау грамоталарын Рушат Мөдәрисов һәм Резида Зариповага тапшырды. Ул үзенең чыгышында театр тарихына тукталды һәм аның бүгенгесен югары бәяләп, киләчәгенә зур өметләр баглавын белдерде. Бәйрәмдә республи­каның театрларыннан, филармо­нияләрдән вәкилләр бар иде, алар да берлек рәисенең сүзләрен куәтләде һәм яхшы теләкләрен җиткерде.

Күркәм гадәт буенча бәйрәм шатлыгын Татарстанның Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия, Яр Чаллы дәүләт, Туфан Миң­нуллин исемендәге Түбән Кама, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә, Мирхәйдәр Фәйзи исе­мендәге Ырынбур татар дәүләт драма театрлары вәкилләре уртаклашты.

Моннан 25 ел элек театр труппасын туплауга Уфа дәүләт сәнгать институты зур өлеш кертте. Әлеге уку йорты коллективы исеменнән театр кафедрасы мөдире, профессор Таңчулпан Бабичева чыгыш ясады.

Юбилей тантанасы күркәм тамаша буларак әзерләнгән, сәхнәдә спектакльләрдән өзекләр күр­сәтелде, театр артистларының музыкаль чыгышлары яңгырады. Аны Айгөл Габдуллина, Эльмир Газизуллин, Вилдан Мисбахов һәм Алина Дәүләтшина алып барды.

Бу көнне театр юбилее шатлыгын уртаклашырга килгән һәркем аның тарихына бәйле истәлекләрне яңартты, тамаша кылды һәм алда тагын да мөһимрәк юбилейларга өмет итеп таралышты. Бу мөбарәк тантананың якты нуры һәркем күңелендә озак сакланачак әле.
Читайте нас: