+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
31 декабрь 2016, 02:00

Бәйрәм өстәленең төп бизәге – телевизор!

Кушнаренко район телевидениесе “Ел җыры” фестиваленә йомгак ясады.Простоквашино авылыннан хат ташучы Печкин абый белми әйтмәгән, бәйрәм өстәленең бизәге ул, алай гына түгел, гаилә әгъзасы, якын дус, әңгәмәдәш, сердәш тә телевизор. Кечкенә чакта әнкәй өйдә булмаганда өй эче буш була торган иде, хәзер – телевизор ватылса. Кайчандыр ике канал карап та хушлана идек, ә хәзер алар – йөзләгән. Әмма алар арсында һәркемнең күңеленә якыны барыбер ике, я өч. Тагын туган якка кайткач кына карый торган кадерлесе – район телевидениесе бар. Республиканың байтак төбәкләрендә булдырылды алар, 2009 елда Кушнаренко районында да эшли башлады.

Күптән түгел телевидение коллективы район мәдәният – спорт комплексында “Ел җыры” телевизион фестивале үткәрде. Менә шулай, аз да түгел, күп тә түгел – үзәк телевидение каналларындагыдай, Яңа ел алдыннан “Ел җыры”! Ай һай, зурдан купканнар, югарыга үрелгәннәр дип, шикләнебрәк кайттык бәйрәмгә. Ни дисәң дә, райондагы барлык җыр­чылар да таныш инде, әллә ни ачыш та көтәсе юк кебек. Әмма барысы да без уйлаганча гына булмады.
Әйе, район халкы күңелендә күптән инде үз урынын алган, һәрвакыт алкышларга күмелә торган Альбина Шәрипова, Резида Сабитова, Рәфис Бакыев, Роза Сабурова, Зәмбилә Хөсәенова, Айгөл Бәшәрова, “Соловушки” вокаль ансамбле бу тамашада да чыгыш ясады. Әмма алар әлегәчә күпләргә таныш булмаган яшьләр янында башкачарак яңгырады кебек. Ә яшьләр өметле!

Илек авылында туып үскән бертуганнар Илүзә һәм Айназ Гайсиннар Алабуга музыка колледжында белем ала. Профессиональ сәхнәгә килмәгәннәр, әмма яшьләр арасында инде үз җанатарлары бар, кайда гына җырласалар да, алкышларга күмеләләр.

Алар белән бер чишмә суын эчеп үскән Талбазы авылы кызы Филия Азетдинова күңеленә кечкенәдән сандугач оялаган. Мәдәни тормышта кайнап яшәгән әтисе Фигатькә ияреп, бала чагында кыюсыз гына сәхнәгә менгән Филия бүген инде дипломлы җырчы, белемен Башкортстан дәүләт педагогия университетында камил­ләштерә. Республиканың төп телеканалындагы бәйгеләрдә дә күренгән кызның чыгышы туган районы каналына да ямь өсти. Чишмә челтерәвен хәтерләткән тавыш, егетләрнең һушын алырлык елмаю, сылу гәүдә – коеп куйган җырчы үзе!

Калтай авылыннан Резеда Гыйльманова әле мәктәптә белем ала, бар яклап та килгән кыз яхшы укый, матур җырлый, спортта федераль дәрә­җәдә җиңүләр яулый. Дүртөйле районыннан Илмир Шәйхелисламов педагогия колледжында белем ала, Кушнаренконы үз иткән, мәдәни тормышка кереп бара. Ә Илшат Арсланов бу тормышның уртасында кайный, ул мәдәният учагында яктыртучы булып эшли. Әмма софитлар белән генә түгел, микрофон белән дус булып чыкты, аның чыгышыннан соң зал байтак тынычлана алмады әле. Гүзәлия Исламова, Алина Әхмәева, Камилла Сирбаева, Айрат Гәрәев, Гөлназ Ханнанова чыгышлары да җыр яратучы тамашачының күңел кылларына сандугач булып кунды.

Тамашаны телевидение хезмәт­кәр­ләре алып барды. Күп вакыт кадрда булсалар да, сәхнә алар өчен туган мохит түгел. Әмма талантлы кеше һәр нәрсәне булдыра! Сценарий иҗат итү буенча да күпләргә үрнәк алар.

11 кешедән торган телевидение коллективын Заһит Камалетдинов җитәкли. Әлеге проект – аның иҗат җимеше. Гомумән, Заһит Әхсән улы – күпкырлы талант иясе. Ул – кадрда да, пульт артында да, редакторлык мөнбәрендә дә, директор кәнәфиендә дә үзен ышанычлы хис итә. Телевидениенең, кем әйтмешли, беренче кадагын каккан кеше дә ул. Ә сәхнәдә – чын җырчы!

Директорның таянычы – әлбәттә, иҗади көчләр. Радио каналларында бәрхет тавышын үз иткән тыңлау­чылар Айгөл Фәх­риеваны Кушнаренко теле­виде­ниесендә күрә ала. Әйткәндәй, ул район гәзитендә, аның башкорт телендә чыга торган кушымтасында журналист, райондагы иң җаваплы мәдәни чаралар, сабантуйларны алып баручы да. Күп еллар Кушнаренко сандугачы таҗын беркемгә дә бирмәгән Альбина Шәрипова белән үкчәсеннән очкын чыгара торган җитез хәбәрче Ирина Арсланова бу көнне сәхнәдә дә балкыды – тамашаны бик оста алып барды.

Тамаша тәмам. Район тарихында тәүге тапкыр үткәрелгән телевизион җыр фестивалендә катнашучылар – таныклык һәм бүләкләр, ә тамашачы һәм телевизор караучылар күңелгә илһам алып таралышты. Әмма саубуллашу янә бер елдан очрашканга кадәр генә, мондый күркәм чаралар дәвамлы булсын иде.
Читайте нас: