+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 февраль 2017, 02:00

Өлкәннәрне дә әсир итүче дөнья

Башкортстан дәүләт курчак театрына — 85 ел.Япониядә сәнгатьнең иң мөһим, иң җитди, иң җаваплы төре курчак театры булуын беләсезме икән? Дәүләтнең даими игътибар үзәгендә торган мондый театрга эшкә кешеләрне “энә күзеннән үткәреп” алалар һәм алар һөнәри осталыкларын гомер буе камилләштерә. Балаларны тәрбияләүдә курчак театры гаять мөһим роль уйнавын японнар мең ел буе раслап килә. Ул илдә ата-аналар һәм балалар, өлкәннәр һәм яшьләр мөнәсәбәтләрендә бернинди проблема юк. Барлык чаралар, шул исәптән курчак театрлары, ярдәмендә Япониядә чын Кеше тәрбияләгәннәр һәм тәрбиялиләр.

Читайте нас: