— Айдар, сүземне яшь кенә килеш матбугат чараларының сәнгать әһелләре белән берлектә халыкка матурлык, игелек өләшүен аңлавың, чакыруыбызны һичсүзсез кабул итүең өчен сиңа рәхмәт белдерүдән башлыйм. Игелекле һәм ярдәмчел булып кайсы төбәктә, нинди гаиләдә туып-үстең?
— Белгәнең белән бүлеш, булдыра алсаң — ярдәм ит, диләр. Динебезнең дә төп нигезләренең берсе шул бит. Сиңа сәләт бирелгән икән, ник ярдәмләшмәскә? Булдыра алган эшемне яратып башкарам һәм бу һич кенә дә авыр түгел, киресенчә, канәгатьлек китерә.
Мин үзем Илеш районының Югары Яркәй авылында туып-үстем. Әтием Рәмзил чыгышы белән Игмәт авылыннан. Әнием яклап картәтием шахтер булган. Аны шахта баскач, гаиләсе Пермь краеннан Илеш районының Дөмәй авылына кайтып төпләнгән. Бүген әтием — Югары Яркәй 4нче мәктәбендә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары, әнием Лида стоматология поликлиникасында өлкән шәфкать туташы.
— Сезнең киң тармаклы нәселегез вәкилләре үзе бер зур концерт куярга сәләтле, дисәм дә ялгыш булмас, шулай бит?
— Әтиләр гаиләдә 6 малай, 2 кыз үскән. Картәтием гармунчы булган. Ир-егетләрнең барысы да баянда уйный. Әнием яклап та барысы да җырлы-моңлылар. Гаилә бәйрәмнәребез чын күңелдән, матур уза. Һәркем җырлый, бии, гармун моңы тынып тормый. Менә шундый бердәмлекне, бергәлекне күреп, шушы рухны тоеп үстем. Гаиләдә бер бала булсам да, үземне беркайчан да ялгыз тоймадым. Икетуганнарым белән аралашып үстек, бүген дә серләребез уртак. Сеңлем Эльвира Рәкыйпованың үз тормышын иҗат белән бәйләргә нияте бар. Энем Илнар Шәрәфетдинов Уфа сәнгать училищесында белем ала.
— Димәк, уңдырышлы җирлеккә төшкән орлыклар мул шытым биргән. Белүемчә, сине кечкенәдән нәкъ вакытында һәм кирәкле кешеләр күреп алган һәм сәләтеңне үстерүдә зур ярдәм күрсәткән.
— Бу чыннан да шулай. Беренче укытучым Фәйрүзә Гарифуллина мине күреп алды. Сыйныфташым белән түбәтәйләр киеп, “Син дә биюче малай” дигән җырны башкаруыбыз хәтердә. “Илеш сандугачы” конкурсында беренче турдан да үтә алмаган идем. Алдагы елда “Каз канаты” җыры белән Гран-при яуладым. Шунда мине район Мәдәният сарае хормейстеры Рәсилә Басыйрова үзенә чакырды. Аңа вокалга йөри башладым. Балалардан берүзем генә идем. Бераздан музыка мәктәбенә хорга алдылар. Кызлар белән сопрано җырлый идем. Рәсилә апа мине ел саен диярлек бик күп конкурсларга йөртте. Шуларның беренчесе Туймазыда үткән “Озын көй” бәйгесе булды. Башкорт халык җырларын өйрәндем. “Сулпылар” телевизион балалар конкурсында Гран-при алдым. “Дуслык моңы”, “Ирәндек моңнары” конкурсларында да катнаштым. Мәктәпне тәмамлаганда тормышымны җырдан башка күз алдына китерә алмый идем инде. Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга кердем.
— Студент чакта синең белән конкурсларга бәйле хәлиткеч очраклар булган...
— Өченче курста укыганда “Роза ветров” дигән конкурсның Бөтенрусия этабында – Гран-при, халыкара дәрәҗәдә беренче урын яуладым. Шунда Мәскәүгә Гнесиннар исемендәге колледжка укырга чакырдылар. Әни мине озата барды. Фатирда яшәп укырга кирәк иде. Әни, ялгызымны гына калдырырга теләмичә, башкалада эшкә кереп, миңа ярдәмләшергә ниятләде. Бик җитди уйланганнан соң, баш тарттым, чөнки әни белән әтине аерым яшәтәсем килмәде.
Соңгы курста Казанга “Татар моңы” телевизион яшьләр конкурсына бер җырчыны озата бардым. Шунда миңа да бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр. Бөтен кеше әзерләнгән, шыкылдап торалар, ә минем аякта кроссовки, киемем дә сәхнәнеке түгел. Тәвәккәлләдем. “Уел”ны җырлап, икенче урын алдым. Шулай итеп язмыш мине Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына Венера Ганиева классына алып килде.
— Башкортстанда – 700ләп, Татарстанда меңнән артык җырчы бар диләр. Аларның сафларын ел саен диплом алып чыгучы яшь-ләр тулыландыра. Сәхнәгә яңа гына аяк басучылар өчен сәнгать юлы такырмы? Аларга үзен халыкка таныту җиңелдән түгелдер.
— Сәнгатьтә генә түгел, башка тармакларда да үз эшеңне башлап җибәрү өчен күпмедер капитал кирәк, әлбәттә. Ә җырчының хыялы, хәтта тормышының мәгънәсе — үз концертын кую. Танылганмы ул, әллә күтәрелеп кенә киләме, зур сәхнәдә концерт оештыру матди яктан җиңел бирелмидер. Еш кына күп нәрсәнең финанс бәйлелеккә кайтып калуы яшьләрнең, аеруча авылдан булганнарның, табигатьтән бирелгән талантын үстерә алмыйча, аны югалтуына китерүе күңелне кыра. Миңа бу уңайдан җиңелрәк, дип әйтә алам. Ярдәм итеп торучы абыйларым, туганнарым бар. Аларның акыллы киңәш биреп, дөрес юл күрсәтә белүе аеруча кыйммәт.
Шундый фикер дә ишетергә туры килә: имеш, чыгып җырлыйсың да акча аласың, берни эшләргә кирәкми. Матур җыр зур чыгымнар сорый. Күңелеңә ошаганын авторлардан алгач, аның өстендә зур эш башкарырга кирәк — аранжировка, яздыру, клип төшерү һәм башкасы. Аннары, ун еллап гомерен һөнәри белем алуга багышлаган иҗат кешесе арытаба да үз өстендә эшләүдән туктамый. Соңгы елларда милли сәнгатебез күгендә йолдыз булып калыккан якташларыбыз, яшь җырчыларның уңыш нигезе — беренче чиратта, һичсүзсез, талант һәм бик зур тырышлык, вакытны юкка-барга әрәм итмичә, үз өстеңдә ныклы эшләү. Алар зур сәхнәгә, үз тамашачысын булдыруга лаек. Ә җырчыларның күп булуының уңай ягы да бар, көндәшлек кешене һәрвакыт киеренкелектә тота, үз өстендә эшләргә, эзләнүгә этәрә.
— Димәк, сиңа ярыш, спорт рухы якын?
— Чыннан да, безнең тормыш – үзе бер спорт аренасы кебек бит. Спортчылар, үз алдына максатлар куеп, югары үрләргә ирешкән кебек, кешеләр дә үрләр яулый, яңаларын билгели. Миңа бу бик якын, чөнки йөзү буенча спорт мастерлыгына кандидатмын. Кечкенәдән волейбол белән мавыгам. Ә бүген Татарстан эстрадасы йолдызлары белән волейбол ярышларында катнашам. Бу стресс, киеренкелектән арынырга ярдәм итә.
— Айдар, син үзеңне халыкка танытучы җырыңны җырладым дип исәплисеңме? Җырга таләпләрең нинди?
— Җыр сайлау — зур проблема ул. Бүген хит булдыру берни тормый, тик төпле җырлар сирәк. Ә бит җырчыга зур миссия йөкләтелгән, чөнки кешеләр шатлыкта да, кайгыда да җыр тыңлый. Димәк, ул яхшы көе һәм мәгънәле сүзләре белән халыкны тәрбияләргә, зәвыгын формалаштырырга тиеш. Ә бүген югары зәвыклы җырчыларның тамашачы җыя алмавы кебек парадоксаль күренешләр дә очрый. Димәк, кешеләр аны кабул итәргә әлегә әзер түгел. Тәмәке, алкоголь рекламасы бар. Ә менә матур картиналар, мәгънәле тапшырулар караган, сыйфатлы җырлар тыңлаган халык бөтенләй икенче төрле булыр иде.
Бүген Алмаз һәм Айдар Юнысовлар белән хезмәттәшлек итәм. Халык арасында таралып өлгергән “Син, син, син!” җыры Алмазныкы. Зифа Нагаеваның җырлары өстендә эшлим. Анна Попова язган “Сылукай” җырына клип төшерү нияте бар. Владимир Федоровтан берничә әсәр алдым. Җырлар төрле булырга тиеш.
— Чираттагы үрең – концертыңа таба зур адымнар ясагансың, ә башкарасы эшләрең тагын да күбрәк, шулай бит?
— Мине сәхнәдә күрергә теләүче әти-әниемнең, үземнең зур хыялымны тормышка ашыру – концертым өстендә эшлим. Иң элек, җырлар яздырып, клиплар төшереп, аларны радио-телевидениегә тәкъдим итәргә кирәк, әлбәттә. Үземә һәм миңа кагылышлы нәрсәләргә бик таләпчәнмен, җиренә җиткереп эшләргә яратам. Беренче “сольный” концертымда әтиемнең, әниемнең йөзендәге елмаюны күрсәм, бик бәхетле булыр идем. Әлегә мин шушы максатымны чынга ашыру юлында.
— Уңышлар телибез сиңа!
— Рәхмәт!