— Рәсимә ханым, Сезнең өчен мактаулы исем, югары бүләк нәрсә ул?
— Алдагы иҗади табышларга илһам, үткән эшкә, башкарган хезмәткә лаеклы бәя ул. Күңелне, рухны күтәрүче зур шатлык. Бәһа — иҗат кешесенә бик кирәк нәрсә. Күңел дигән нәрсә пыяла кебек бит, хәзер уалырга тора. Эшең-не, күрә белеп, вакытында бәяләсәләр — бу зур бәхет. Аның гадел бирелүе минем өчен бик мөһим, чөнки бүген андый бүләкләрнең чын бәһасе китә башлады. Кемдер үзе хәстәрләп йөри. Ә менә бүләк сине үзе эзләп тапканда, бу — иң татлысы. Шуннан да югарырак канәгатьлек хисе, бәлки, тамашачының кайнар алкышларында гынадыр. Бу мәсьәләдә җитәкчеләрнең роле бик зур. Аларга нечкә психолог та, катгый сәясәтче дә була белергә кирәк. Чөнки сәнгатьтә барысы да кызыклы, үзенчәлекле шәхесләр, һәркайсының эше ниндидер мактауга лаек. Шулар арасыннан берәү-икене сайлап алу бик читендер. Әмма, шөкер, безнең юбилей кичәсендә бүләкләр мул һәм күп булды, бу коллективны бик куандырды. Чөнки озак еллар дәвамында эшләп, үзен чын мәгънәсендә җитешкән сәхнә остасы, яки үз эшенең белгече итеп күрсәткән шәхесләребез җитәрлек. Мәдәният министрлыгы да, республикабыз җитәкчелеге дә бик зурлады театрны. Шуның өчен һәммәсенә дә зур рәхмәт әйтәсе килә.
— Барлык язмышын театр сәнгатенә багышлаган халык артисткасы бүген үзенең гомер юлы турында ни әйтә ала?
— Дөресен әйткәндә, мин яшьлегемдә башка һөнәр сайларга теләгән идем. Хәтта документларымны юрист белгечлегенә тапшырып йөрдем. Укытучы буласым килде, психолог... тик артист булу турында, бәләкәйдән сәләтем булса да, җитди генә уйланганым булмады. Язмыш мине адашып йөргән җиремнән үзе алып килде — башта — сәнгать институтына, аннары театр сәхнә-сенә. Бүген, сайлаган юлым иң дөресе булган, ярый әле театр артисты булганмын дип шатланып бетә алмыйм. Минем тамашачыга әйтер сүзем бар, аның белән аралашудан үзем дә байыйм. Эшем, рольләрем, тамашачым минем тормышымны бик кызыклы, мәгъ-нәле, бай һәм күпкырлы итә.
— Рәсимә ханым, ә кичәге һәм бүгенге тамашачы арасында ниндидер аерма барлыгын тоясызмы?
— Заман үзгәрә, аң үзгәрә, дигәндәй, әлбәттә, минем яшьлегемдәге тамашачы күпкә ихласрак, хислерәк иде. Бөтен нәрсәне ул ышанып, самими кабул итте. Ә бүгенге тамашачы бик таләпчән, ул күп белә, күп күрә, чагыштыра. Тик сәнгатьтәге рух яшәеше ахырда барыбер аларның да күңелен йомшарта, әсир итә. Юкка гына, театр – мәңгелек сәнгать, дип әйтмәгәннәрдер. Шулай да киләчәк тамашачы өчен бик борчылам. Югалмасын иде ул. Театрга юлны белеп үссен иде Интернет заманы балалары!
— Ә бүгенге һәм кичәге актер арасында?
— Без театр өчен генә янып-көеп яшәдек. Безнең өчен сәнгать беренче урында торды. Көнкүреш турында уйланырга вакыт калмый иде. Бүген тормыш катлауланды. Киресенчә, яшьләргә сәнгать турында уйларга вакыт калмый. Ә безнең чорда, институтны тәмамлап килүгә, тулай торакта бүлмә бирделәр, соңрак — фатир. Аның да ярты хакын театр түләде. Барлык уем иҗатта, яңа рольләрдә булды. Бик бәхетле булганбыз дим.
— Уңышлы булу өчен нәрсә мөһим?
— Һөнәрең дә — талант. Җитәкчеләрнең сәләтеңне, тырышлыгыңны күрә белүе мөһим. Бу яктан мин бәхетле. Матур гаиләдә яхшы тәрбия алып үстем, киләчәк өчен нинди җирлектә тамыр алуың да зур әһәмияткә ия. Әти-әнием укытучылар булды. Әнием мине күп нәрсәгә өйрәткән. Нинди эшкә тотынсам, кулымнан шул килә: вакытында сәхнә киемнәрен үземә-үзем тектем, бәйлим, пешеренергә яратам. Тормыш юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Мин һәрчак өлкәннәрнең киңәшен тыңлап яшәдем. Алар белән дус булу төрле сикәлтәләрне җиңелрәк үтәргә ярдәм итте.
Кешенең тәрбиясе дә аның язмышында зур роль уйный. Театр, сәнгать өлкәсендә эчке тәрбия, мәдәни зыялылык күп нәрсәне билгели. Һәм инде болар өстенә, әлбәттә, тырышлык кирәк. Бернинди эштән дә курыкмыйча үзеңне сынарга, җиңәргә! Нинди генә эш башкармадым мин үз гомеремдә: укыганда кафедрада машинкада текстлар җыйдым, шунда мин башкорт телен өйрәндем; филармониядә концерт программаларын алып бардым, алар белән гастрольләрдә йөрдем. Әлегә кадәр “Башкортостан” һәм “Юлдаш” радиоларында язылам — әдәби әсәрләр укыйм, шулар аша республикабыздагы әдәбиятның бүгенге хәлен белеп торам, алардан үземә күп фәһем алам. Шулар сәхнәдәге образларыма да туарга, үсәргә ярдәм итә. Һәр шөгыль бер-берсен тулыландырып, тирәнәйтеп килә. Шулай, Яныбай Хамматов әйтмешли, алтын, дөресрәге — уңыш бөр-текләп җыела.
— Кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатларыгыз нинди?
— Ачык булсын кеше. Йомыклардан куркам мин. Үзем, эчемдәге — тышымда, дигәндәй. Борчыган сорауларны ачыктан-ачык уртага салып сөйләшергә яратам. Эчтән янып-көеп, бетеренеп йөрү начар дип уйлыйм.
— Мөмкинлек туса, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?
— Үзгәртергә теләгән нәрсәләр һәркемдә бар инде ул. Тик бер дә кагылмыйча калдырыр юлым — шушы ук һөнәремне сайлап, яраткан театрым “Нур” да эшләр идем! Монысы — шиксез. Шулай ук, халкыма, тамашачыма иҗатым белән мөмкин кадәр күбрәк игелек кылып, хезмәт итәр идем!