+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 февраль 2017, 02:00

Язгы тамчы бозны тишә

Кыш салкыннары, бураннары белән нык торса да, район үзәкләрендәге мәдәният йортларында төрле концертларның, конкурсларның бу вакытта иң кызган мәле. Җыр-моңга гашыйк укучылар тамашачы алдында сәләтләрен күрсәтә.

“Язгы тамчы” республика вокалчылар бәйгесе ел саен яңа исемнәрне ача. Балалар һәм үсмерләрне рухи-әхлакый, ватанпәрвәр итеп тәрбияләү максатыннан, укучыларның иҗат көчен җанландыру, иң матур чыгышларны билгеләү, туган төяк мәдәниятенә, сәнгатенә мәхәббәт тәр­бияләү, үсеп килүче буын­ның иҗади эшчән­леген дәртләндерү нияте белән үткәрелгән күркәм чара­ларның берсе ул. Бәйгенең исеме дә уңышлы: язгы тамчы бозны тишкәндәй, табигатьтән бирелгән сә­ләткә ия балалар, әйтерсең, үзен дөньяга таныта бу көнне. Һич арттырусыз шулай.

Кыргыз-Миякә авылы үзәк мәдәният йортында үткән традицион конкурста Миякә, Ярмәкәй, Дәүләкән, Бишбүләк, Бүздәк, Благовар, Әлшәй районнарыннан яшь башкаручылар көч сынашты. Чыңлап торган көчле, моңлы тавыш бер сокландырса, балаларга дип махсус тегелгән чагу күлмәкләр, җыр кушылган дәртле биюләр дә тамашачыны әсир итте. Конкурс чыгышлары быел да халык һәм эстрада юнәлешендә оештырылган иде. Республика конкурсының зона этабында катнашучы яшь вокалчыларны Миякә районы­ның мәгариф бүлеге начальнигы Хәниф Мусин сәламләп, уңышлар теләде.

Район, республика күлә­мендә үткән чараларда актив катнашу укучыны чыгыш ясаудан курыкмаска өйрәтә, үз көченә ышанырга, талантын үстерергә ярдәм итә. Беренче талпыну, сынау баскычларын үткән катнашучылар тагын да зуррак сәхнәләрдә уңышлы чыгыш ясарга дәрт ала. Миякә данын яклап, беренчелекне яулаган М. Абдуллин исемендәге Кыргыз-Миякә мәктәбе укучылары Луиза Синакаева, дуэт белән чыгыш ясаган Алия Фәхриева, Полина Ходак (җитәкчеләре Г. Галиева) турында нәкъ шулай дип әйтеп була. “Аккорд” вокаль-инструменталь ансамбле, “Хыял”, “Талисман” вокаль ансамбль­ләре чыгышлары да һөнәри осталык белән башкарылды. Бәйге бу төбәктә сәләтле, өметле яшь вокалчылар үсеп килүенә ышанычны арттырды. Катнашучылар диплом һәм сертификат белән бүләк­ләнде. Җиңүче укучылар исә башкала сәхнәсендә дә үзләрен танытыр әле!
Читайте нас: