+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 февраль 2017, 02:00

Юнәлеш – “Фольклориада – 2020”гә!

Уфада Мәдәният министрлыгы коллегиясенең узган ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларына багышланган киңәйтелгән утырышы үтте. Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, шулай ук, ведомстовага караган учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Салават Сәгыйтов Башкортстан барлык өлкәләрдә дә үзен уңышлы һәм ышанычлы тотуын билгеләде. Вице-премьер киләчәккә бурычлар куйды һәм 2019 елда үтәчәк юбилей чараларына аерым игътибар бүлергә кушты. Ул коллегиядә катнашучыларга эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Хөкүмәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ведомствоның төп эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сөйләде. Узган ел республика мәдәнияте өчен нәтиҗәле булган. Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, агымдагы елда республикада “Туганлык” төрки телле театрлар, “Евразия йөрәге” халыкара, “Театр язы” республика фестивальләрен, “АРТ-Уфа” икенче сәнгать форумын үткәрү планлаштырыла. Якын киләчәккә муниципалитетлар алдына “Фольклориада-2020”гә әзерлек бурычы куелды.

Министр барысына да актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың рухи мирасын саклауда, аның мәдәниятен тулыландыруда уңышлар теләде.

Коллегия кысаларында мәдәният өлкәсендәге белем бирү учреждениеләре һәм театр-концерт оешмалары җитәкчеләре өчен утырышлар үтте.
Читайте нас: