Халыктан аерылгысыз җырчы
Сәхнә йолдызы, күренекле дәүләт эшлеклесе, чын ватанпәрвәр Айдар Галимовка – 50 яшь.Татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчысы Айдар Галимовның алтын юбилее да килеп җитте. Шагыйрь әйтмешли: “Күп тә түгел, аз да түгел, гомернең нәкъ уртасы гына”. Берәүләр өчен бу бер мизгел кебек кенә күренсә дә, икенчеләр өчен бу үзе бер гомер.