+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Спиваков грантына лаек булган

Башкортстаннан яшь пианист кыз Елена Колесникова Владимир Спиваков хәйрия фондының гранты лауреаты булды. Ул урта махсус музыка колледжының унынчы сыйныфында укый. Укытучысы — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Валямова. Елена Колесникова - күпсанлы халыкара, Бөтенрусия, республика конкурслары лауреаты. Республиканың Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, грантлар тапшыру тантанасы бүген Мәскәүдә Урыс импрессионизмы музеенда узачак. Русиядән барлыгы дүрт лауреат сайланган. Шулар арасында якташыбызның да булуы икеләтә куанычлы.

Башкортстаннан яшь пианист кыз Елена Колесникова Владимир Спиваков хәйрия фондының гранты лауреаты булды. Ул урта махсус музыка колледжының унынчы сыйныфында укый. Укытучысы — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Валямова.

Елена Колесникова - күпсанлы халыкара, Бөтенрусия, республика конкурслары лауреаты. Республиканың Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, грантлар тапшыру тантанасы бүген Мәскәүдә Урыс импрессионизмы музеенда узачак. Русиядән барлыгы дүрт лауреат сайланган. Шулар арасында якташыбызның да булуы икеләтә куанычлы.

Владимир Спиваков фонды 1994 елда яшь талантларны үстерү максатында оештырылган. Фонд 20 елдан артык сәләтле балаларга ярдәм итү эше оештыра. Грантлар фонд программаларының иң актив катнашучыларына бирелә.
Читайте нас: