+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Миллионлы грантларны кемнәр отты?

Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары ияләре билгеле булды. Ул грантлар республиканың 16 иҗади коллективына биреләчәк. Республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында аларның исемлеге белән танышырга була. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының "Рус дуэты: опера һәм балет" проекты, "Ватан" телекомпаниясе төшерәчәк "Урал батыр" нәфис фильмы проекты 13,5 миллион сум күләмендәге грантларны откан.

9 миллион сумлык грантлар БР Милли симфоник оркестрының – "Классик музыка бәйрәме", М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының – "Театраль яз" һәм "Туганлык" проектларына, "Бердәмлек" Халыкара милли мәдәниятләр фестивален, «АРТ-УФА–2017» сәнгать форумын, район һәм шәһәрләрдә фольклор бәйрәмнәрен үткәрүгә тотынылачак.

"Көмеш Акбузат" IV Халыкара милли һәм этник кино фестиваленә, Нариман Сабитов исемендәге Халыкара музыкант-башкаручылар конкурсына 4,5 миллион сумлы грантлар бирелде.

Ә инде 1,8 миллион сум грантларга З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшрияты (Гомәр Хәйям һәм Рәми Гарипов иҗатына багышланган проект), З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты (аудиокушымта белән "100 башкорт халык җыры" антологиясе), Р. Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжы (балалар өчен "Боз королевасы" балет-әкияте) лаек булды.

М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее ("Традиция һәм рухилык" күргәзмә-конкурсы), Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе (композитор Р. Хәсәнов һәм шагыйрь Н. Нәҗми иҗатына багышланган "Кышкы романс" презентациясе), БР Композиторлар берлеге (Бөтенрусия яшь композиторлар фестивале), БР Мәдәни мирасның күчемсез объектларын саклау һәм файдалану үзәге (халыкара симпозиум) 900 меңәр сумлык грантларга ия булды.
Читайте нас: