Башкаланың әйдәүче вузлары укытучыларыннан торган мәртәбәле жюри эшләргә бәя бирәчәк. Конкурста катнашучы вуз студентларына 10 мең сумлык -- дүрт, урта махсус уку йорты студентларына 8 мең сумлык бер бүләк каралган. Эшләр 1 сентябрьгә кадәр Аксаковның мемориаль йорт-музеенда (Уфа шәһәре, З. Рәсүлев урамы, 4, телефон: 8 (347) 276-83-52) кабул ителә.
Конкурста җиңүчеләргә бүләкне XXVII халыкара Аксаков бәйрәмендә Уфа шәһәр Советы рәисе Валерий Трофимов тапшырачак.