+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфага опера җырчысы Вероника Джиоева килә

16 мартта Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Зур һәм Мариинка театрларының чакырылган солисткасы, Новосибирск опера һәм балет театрының әйдәүче солисткасы, Көньяк Осетия һәм Төньяк Осетия-Алания республикаларының халык артисткасы, “Алтын битлек” һәм башка премияләр лауреаты Вероника Джиоеваның концерты булачак.

Танылган опера җырчысы әле дөнья буйлап гастрольләрдә йөри. Ул Бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда жюри әгъзасы булып тора, Театро Петруцелли, Театро Комунале, Театро Массимо (Италия), Мадридтагы Король театры, Гамбург опера театры, Хьюстон Гранд Опера (АКШ), Финляндия дәүләт опера театрлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Вероника Джиоева Лучано Паваротти һәм Джоан Сазерленд белән аралаша, Елена Образцовадан вокал дәресләре алган, Хосе Каррерас белән бергә җырлаган.
Вероника Джиоева моңа кадәр дә башкалабызда булып, “Уфада Шаляпин кичәләре” XV Халыкара опера сәнгате фестивалендә чыгыш ясаган иде. Җырчы Дж. Вердиның “Травиата”сында Виолетта партиясен башкарды.
Концерт Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының зур залында үтәчәк. Тамаша 19 сәгатьтә башлана.
Читайте нас: