+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хатын-кыз сыннарыннан... ландшафт

11 мартта Уфаның “Болытлар” заманча сәнгать үзәгендә Елена Папернаяның “Ландшафтлар” дип исемләнгән яңа күргәзмәсе ачыла.

Картиналар сериясе рәссамның Монако һәм Франциягә сәфәрләреннән алган хис-кичерешләреннән чыгып иҗат ителгән. Аларның өчесе үткән елның октябрендә Арт-Монакода Халыкара күргәзмәдә тәкъдим ителгән инде.
“Биредә кояш ел әйләнәсенә җылыта һәм тау ландшафтлары үзенең мәһабәтлелеге белән сокландыра. Картиналарымда таулар, чүллекләр күрергә мөмкин. Төсле яссылыклар ярдәмендә мин хатын-кыз гәүдәсенең формаларын сурәтлим, хатын-кыз һәм планета арасында параллель үткәрәм. Җир шарыннан көч алган хатын-кызларның кичерешләрен күрсәтергә тырышам”, ди автор.
Читайте нас: