+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Бабич” фильмын карамый калмагыз!

Озакламый “Бабич” тарихи-нәфис фильмы прокатҡа чыгачак. “Тере лента” кинокомпаниясе төшергән бу фильм күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгатьэшлеклесе Шәехзадә Бабичка багышланган. Билгеле булуынча, 1919 елда Башкортстан автономияле республикасы оешуда Бабичның өлеше зур.

Төп рольне Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артисты Илгиз Таһиров башкара. Фильмда 80нән артык артист катнаша. Уфа, Троицк, Ырымбур, Чиләбе шәһәрләренең, төрле авылларның үткән гасыр башындагы мохитен чагылдыручы 50ләп декорация, 200дән артык компьютер графикасы кадрлары ясалган. Режиссер – Булат Йосыпов, проектның иҗади җитәкчесе – Таңчулпан Бабичева. Сценарий авторлары — Таңчулпан Бабичева, Гөлчәчәк Саламатова, Игорь Муратов.
19 апрельдә «Родина» кинотеатрында фильмның премьерасы тәкъдим ителәчәк.
Читайте нас: