“Мең дә бер кичә” әкияте буенча куелган спектакльнең премьерасы узган шимбә тамашачы хөкеменә чыгарылды. Әлеге тамашага керү өчен яшь чикләве “16+” дип куелган иде.
Соңгы утыз елда курчак театрының зурлар өчен тамашалар әзерләгәне булмаган. Киләчәктә Уфа тамашачылары “18+”ләр өчен куелган спектакльләр дә күрергә өмет итә.