+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкорт академия драма театрында премьера!

17-18 мартта Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Флорид Бүләковның “Сөясеңме — сөймисеңме...” пьесасы буенча Илсур Казакбаев куйган спектакльнең премьерасы узачак.Премьера алдыннан театрда матбугат конференциясе узды. Журналистлар спектакльдән өзек карады, актерлар һәм әсәрне сәхнәгә әзерләүчеләр белән әңгәмә корды. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов спектакльнең куелышына, пьесага кагылышлы сорауларга җавап бирде.


Автор пьесаның эчтәлеге хакында болай дип әйткән булган: “Бу пьеса — мәхәббәт хакында. Хәер, башкалары да шундый, әмма, алардан аермалы буларак, бәйрәмчә һәм тиз үтә торган түгел, ә көчле, гомер озынлыгындагы мәхәббәт турында ул. Минемчә, һәрберебез нәкъ шундый хис хакында хыяллана һәм аны очратканнар — бәхетле...”

“Сөясеңме — сөймисеңме” спектакле Башкорт драма театры сәхнәсендә 25 ел элек барган. Ул чакта аны режиссер Рифкать Исрафилов куйган.

Әлеге куелышта Карт ролендә Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Русия Дәүләт һәм Салават Юлаев исемендәге премияләр лауреаты Олег Ханов белән Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов, Карчык ролендә Башкортстанның халык артистлары Тәнзилә Хисамова белән Рәмзия Хисамова, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Эльвира Юнысова, Абдулла ролендә Артур Кунакбаев белән Азат Вәлитов, Фатыйма ролендә Римма Каһарманова белән Юлия Галәветдинова, Чебеш ролендә Анастасия Буркова һәм Кәҗә тәкәсе ролендә Азат Вәлитов белән Артур Кунакбаев уйный.

Куючы-рәссам — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Нестеров, композитор — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, хореограф — халыкара һәм Бөтенрусия заманча хореография конкурслары лауреаты Ольга Даукаева.
Читайте нас: