Ул башкаланың Сипайлово бистәсендәге Кашкадан ял һәм мәдәният паркында үтәчәк. Анда республикада яшәүче төрки милләтләрнең аш-суларын татып карау мөмкинлеге дә тудырылачак. Спорт ярышлары, уеннар оештырылачак.
Бәйрәмдә милли оешмалар чатырларын куячак. Шул исәптән чараларда Башкортстан татарларының Бүздәк милли-мәдәни үзәгенең дә катнашуы көтелә.