— Мөдәрис Гайнелгыйлемович, сәнгатькә омтылу күңелегездә кайчан бөреләнде?
— Үземне белә башлаганнан бирле дисәм, һич тә арттыру булмас. Беренче сыйныф укучысы булган мә-лемнән сәхнәдән төшмәдем. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, җырлау, спектакльләрдә уйнау – болар барысы да миңа бик ошый иде. Мәктәптә укыганда ук киномеханик һөнәрен үзләштердем: күрше авылдан Даян абый безгә кино күрсәтергә килә иде дә, билетларын сатып бетергәч, мине үз урынына калдырып китә иде.
Әтиемнең гармун бүләк итүе балачагымның иң гүзәл хатирәләренең берсе булып күңелемдә саклана. Уйнарга өйрәнгәч, авыл мәдәният йортында оештырылган бер генә чара да миннән башка үтмәде. И күңелле чаклар! Туган авылым Түбән Әлкәш зур булмаса да, төрле спектакльләр, концертлар клубыбызда еш үткәрелә, халык аларга дәррәү йөри иде.
1974 елда мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлымны колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып башладым. Аннан армиягә киттем. Билемдә солдат каешы булган елларда язмышымны бары тик сәнгать белән бәйләргә дигән ныклы карарга килдем. Беренче хикәямне дә нәкъ шул вакытта иҗат иттем.
Хәрби бурычымны үтәп кайткач, Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга кердем. Конкурс зур иде: йөз кешенең унысын гына алдылар. Бәхетлеләр исемлегенә кергәч, иңнәремә канат үскәндәй булды! 1982 елда сигез кеше укуны уңышлы тәмамладык. Диплом эшемне туган районым мәдәният сараенда Туфан Миңнуллинның “Әлдермеш-тән Әлмәндәр” спектакле белән якладым. Арытаба юллама буенча Дүртөйлегә кайтып, театрда режиссер булып эшли башладым. 21 ел район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкардым.
— Сезнең иҗат сандыгында сәхнә әсәрләре, хикәяләр белән беррәттән, балалар өчен әкият-ләр, шигырьләр дә бихисап. Кайсы аудитория өчен язу күңелегезгә якынрак — сабыйлар өченме яки өлкәнрәк яшьтәге укучыларгамы?
— Балалар өчен язарга яратам. Әкиятләремә тормыш тәҗрибәмне салып, кечкенә укучыларыма мавыктыргыч та, фәһемле дә әсәрләр бүләк итәргә тырышам. Бала күңеле бик сизгер бит: ихласлыкны да, ялганны да ныграк тоя. Әкиятләрем белән яшь буынны дөрес тәрбияләү эшенә үз өлешемне кертә, сабыйларның тормышын яктырак, матуррак итә алсам, үземне бик бәхетле кеше санар идем.
— Бихисап шагыйрьләрнең сүзләренә көй дә яздыгыз. Аларны Радик Динәхмәтов, Фәнүнә Сираҗетдинова кебек танылган җырчыларыбыз башкара. Ә менә “Фәүзия каеннары” җырының сүзләре дә, көе дә — Сезнең иҗат җиме-ше. Йөрәкнең иң нечкә кылларына кагыла торган бу моңлы җырны, ишетеп белүемчә, әниегезгә багышлап язгансыз?
— Җырның тарихы белән таныштырыйм әле. Минем әнием Фәүзия — алты бала әнисе, бригадир булып эшләде. Аның тырышлыгы белән туган авылыбыз янында зур каенлык утыртылды. Бу каеннар матур итеп үсте, халык аларны бүген дә “Фәүзия каеннары” дип йөртә. Иң башта күңелемдә җырның:
Кайткан чакта каршы ала,
Юлга чыксам озатып кала
Фәүзия каеннары,
Әнкәем каеннары, —
дигән юллары туды.
Ә җырны Түбән Әлкәштә төп нигезебез янып көлгә әйләнгән айны яздым. Хәсрәттән күзгә күренеп ябыгып, боегып калган әниебезне кызгану хисе йөрәкне өткәндә... Августта туып-үскән йортыбыз көл-күмергә әверелде, ә сентябрьдә инде кадерлеләребез – әти белән әнигә өр-яңа өй салып бирдек. Без, алты баласы, тормыш иптәшләребез белән, кырык эшебезне кырык якка ташлап, төзүчеләргә әйләндек. Яңа йортта сөенеп гомер кичерде алар, әнием кайткан саен: “Балакаем, “Фәүзия каеннары”н җырла әле!” — ди торган иде.
Хәзер кадерле кешеләребез күптән гүр иясе инде, тик төп нигезне таркатмадык, анда энем Газинур гаиләсе белән күченеп кайтты. Ул да, минем кебек, сәнгать кешесе: бүгенге көндә район Мәдәният сараенда эшли, белеме буенча режиссер, музыкант, җырлар да яза.
— Игелекле, шәфкатьле балалар үстергән әти-әни бәхетле, ди халык. Хак сүзләр. Әңгәмәбездә тагын бер темага кагылыйк әле: Мөдәрис Гайнелгыйлемович, Сез бер ел элек оештырылган Дүртөйле районы татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенә рәислек итәсез. Аның эшчәнлегенең төп максаты үсеп килүче буын вәкилләре күңелендә туган теле-безгә, халкыбыз йолаларына мәхәббәт тәрбияләү, шулаймы?
— Әлбәттә. Мөхтәрият бүген район тормышында мөһим роль уйный, бихисап күркәм чаралар уздыра, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауга тоемлы өлеш кертә. Идарә составында укытучылар, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар бар. Ә мөхтәриятнең эшчәнлек даирәсе үтә киң. Былтыр Дүртөйледә киң колач белән республика Шә-җәрә бәйрәме, Зөфәр Солтанов исемендәге халык театры коллективы Казанда үткән “Идел-йорт” төбәкара халык театрлары фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
Районыбыздан чыккан, үзебездә яшәп иҗат итүче күренекле шәхесләр, талант ияләре белән очрашулар оештыру мөхтәрият эшчәнлегендә зур урын алып тора.
“Татар егете”, “Татар кызы” бәйгеләре яшьләребез күңеленә хуш килде, ветераннар Советы, районның үзәк мәчете “Мирас” катнашлыгында Бөек Болгарга сәяхәт оештырылды.
Үзешчән композиторларның “Моң чишмәләре” район фестивале, “Уйна, гармун!” бәйрәме чарада катнашкан һәркемнең – тамашачыларның да, бәйгечеләрнең дә күңелендә якты тәэссоратлар калдырды. Районыбызда гомер итүче төрле милләт вәкилләренең дуслыгын пропагандалау — мөхтәриятнең көндәлек бурычларының берсе.
Районда Батырлар аллеясен барлыкка китерү идеясе ике еллап яшәп килә. Шушы изге эшне җанландырып, Дүртөйленең данлыклы шәхесләренең истәлеген мәңгеләштерүче аллеягә, ниһаять, нигез салыначак.
— Әңгәмә өчен рәхмәт. Күркәм башлангычларда уңышлар юлдаш булсын, яңа әсәрләр белән сөендереп торыгыз безне!