+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гармун алыйк әле, дускай!

Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне.Ринат Ямбаев — Нефтекамада милли көй-моңнарны саклаучы.Әй, Рәүмәнә апа белән Фоат абый исән булсалармы?! Ничек шатланыр иде алар балалары өчен! Әнә бит, берсеннән-берсе булдыклылар, берсеннән-берсе сәләтлеләр. Ринат — бөтен республикада киң билгеле гармунчы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ришат — полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән хәрби, Зөлфия исә күрше Пермь краенда инглиз теле укыта, шул төбәкнең “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңеп чыккан. Болар барысы да — ата-ана тырышлыгы, алар биргән тәрбия җимеше, әлбәттә.

Тәтешле районында танылган укытучылар була Рәүмәнә белән Фоат. Икесе дә искиткеч сәләтле, тырыш. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә эшсөяр, тырыш булып үсә.

— Әтинең әнисе Фаизә бик оста итеп гармунда уйный, җырлый иде. Җор сүзле, җитез, кыскасы, бар яклап та килгән иде. Әтиебез дә бик матур тавышлы, искиткеч оста җырчы иде. Гармунда да уйнады. Менә шул сәләт безгә күчкәндер, дип уйлыйм. Әти-әни мәктәптә эшләгәч, җәмәгать эшләреннән арынмады, без картый тәр­биясендә булдык. Ә ул бик еш кулына тальян ала иде. Өйдә уен кораллары бихисап, махсус өйрәтеп утыручы булмаса да, без дә күрекләрен тарткалый-сузгалый идек, тора-бара матур гына көйләр чыга башлады. Хәтердә, әти, абыем һәм энем белән бергәләп сәхнәдә уйнаганда гармун артыннан безнең баш күренми иде әле, шулай да төрле смотрларда гел беренче урыннар ала идек, — дип хәтерли балачагын Ринат.

Шулай итеп бик иртә авыл сәхнәсенә менә ул. Үзе уйный, үзе җырлый. Егетнең сәләтен күреп, әти-әнисе дүртенче сыйныфтан соң аны Әлмәт музыка мәктәбенә укырга җибәрә. Нота белмәгән авыл малае өчен зур тормыш мәктәбенә әйләнә Әлмәт. Тик нечкә күңелле, авыл җанлы малай әти-әнисен, туган йортын сагына, үзенә зур өметләр баг­ласалар да, ике елдан туган авылына кайта, Тәтешледә урта мәктәп тәмамлый.

Аннан соң — армия сафлары. Германиядә хезмәт итәргә туры килә аңа. Музыкага сөю биредә дә үзенекен итә, хәрби ансамбльдә хезмәт итә ул, тагы да ныграк остара, камилләшә.

Туган якларына җитлеккән, өлгергән музыкант булып кайтып төшә Ринат. Шуңа да Авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, аны институтның данлыклы бию ансамбленең музыкаль җитәкчесе итеп куялар. Студент еллары шаулап үтә.

— Ансамбль бик көчле иде, республикада Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт ансамбленнән соң икенче урында идек. Репертуар бай, костюмнар күзнең явын алырлык, ансамбльнең җитәк­чесе Фәния Гәрәева — үз эшенең остасы. Ул елларда бик күп яңа биюләр куелды, без гастрольләр белән бөтен илне урадык, дисәм дә ялгыш булмас. Үзбәкстан, Казахстан яклары, Якутия — кайда гына чыгыш ясамадык! Германиядә генә дә өч тапкыр булырга туры килде, — ди Ринат Фоат улы.

Булачак хатыны — Яңавыл сылуы Нәзилә белән дә шунда таныша Ринат, институтның икътисад факультетына укырга кергән кыз бик оста биюче була, тиз арада ансамбльнең солистына әйләнә. Яшьләр, бик озак очрашып, гаилә кора, бер-бер артлы кызлары Алсу, уллары Динар туа.

1991 елда гаилә Нефтекамага күченеп килә. Тәҗрибәле гармунчы Ринат Ямбаев шәһәрнең “Дружба” бию ансамблендә эшли башлый. Яңадан-яңа биюләр, яңа коллектив, яңа җиңүләр... Танылган бию куючы Павел Сайранов белән берлектәге эш зур уңышлар китерә, коллектив мәртәбәле бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулый, Ринат Ям­баевның хезмәте югары бәяләнә — аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

Бию коллективларында музыкантларның эше һәрвакыт сәхнә артында кала, без, һушыбыз китеп, биючеләрне күзәтәбез, ә музыкантларны күрмибез дә, белмибез дә диярлек.

— Шуңа да мондый эштә бию сәнгатен чынлап торып яраткан фанатлар гына эшли ала, — ди Ринат.

Гармунчы буларак, аның бер сыйфаты соклануга лаек: Ринат Фоат улын нинди генә чараларда очратмассың! Аның өчен бәләкәй һәм зур чаралар юк, ул берсенең дә үтенечен кире какмый, аларның һәрберсендә катнаша, һәр кичәне музыкаль яктан бизәп, үз өлешен кертә. Яңарак кына шәһәр күләмендә оештырылган Гармун бәйрәме дә аннан башка үтмәде, оста гармунчы буларак, Ринат Фоат улы гармунчыларны әзерләде, киңәшләр бирде, репертуар сайлауда булышлык итте. Бүгенге заманда аның һәвәскәрләр белән риясыз эшләве соклану тудыра. Халыкта гармуннарның саклануына, милли көйләрнең яшәвенә зур өлеш кертә ул.

Ямбаевларның тагын бер матур традицияләре аларга карата зур хөрмәт уята: инде үзләре оныклар тәрбияләүче, дәү әти, дәү әниләр булган Ришат, Ринат, Рөстәм, Зөлфия туган нигезләрен онытмый, Яңа елны үзләренең туган йорты, әти-әниләре нигезендә бергәләп каршылау традициягә әверелгән. Җем-җем утлары белән балкыган шә­һәрләр тотмый аларны, Яңа ел җиттеме, ничек тә чарасын табып, мең мәшә­катьләрен артта калдырып, урман кочагына сыенып утыручы Кодашка, авыл тынлыгына ашыгалар.

— Без бит — авылдан чыккан малайлар, ә туган җир, туган нигез олыгайган саен кадерлерәк була бара. Әткәй-әнкәйләр юк икән, авылларны булса да онытмыйк, кайтып торыйк, — ди Ринат Фоат улы.

Бүген Ринат Ямбаев Нефтекама шәһәренең Мәдәният үзәгендә концертмейстер булып эшли. Үз эшенең чын остасы бул­ган өчен генә түгел, ярдәмчел, кешелекле, кечелекле булганы өчен дә шәһәрдә хөрмәт казанган кеше ул.
Читайте нас: