+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җырлы бишек - җылы бишек

Туймазыда бишек җырлары районара конкурсы үтте.Яшь ананың бәгырь җимеше сабыен олы дөнья белән таныштыручы моң, нарасыйның беренче ишеткән сүзләре, кичергән хис-тойгылары ул – бишек җыры. Бишек җыры белән телебез ачыла. Шуңа да яшь буынны тәрбияләүдә, милләтебезнең киләчәген билгеләүдә аның әһәмияте зур. Туймазыда үткән районара бишек җырларын башкаручылар бәйгесен оештыручылар нәкъ менә шуны аңлап эш итә. Алар – район хакимиятенең мәдәният бүлеге, авылара клуб системасы, шәһәрдә күптән түгел ачылган “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге, аның каршында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, “Бөтенрусия татар авыллары” ассоциациясе.

Читайте нас: