+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Театр күңелләрне уятыр

Театрларның әле бигрәк тә җанланган чоры. Яз көнендә — “күңелләр гармуннар уйнаганда”, бик-бик ялкаулар гына өйләрендә утырып каладыр. Язын туган хисләрне тәртипкә салу өчен барысын да, әйтик, театрда табып була — сөйгәннәрдә өмет уята, туңган күңелләрне эретә, хисләрне нечкәртә ул... Бөтендөнья театр көне дә нәкъ шушы вакытта — 27 мартта билгеләнә.

Театр көне 1961 елдан Халыкара театр институтының IX конгрессы карары белән билгеләнә. Устав буенча, институт эшчәнлеге тынычлыкны һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, дөнья эшлеклеләренең иҗади хезмәттәшлеген киңәйтүгә юнәлтелгән.
Театр көне — сәхнә осталарының гына һөнәри бәйрәме түгел. Бу көнне миллионлаган тамашачы да көтеп ала. Ел саен март аенда Мәскәүдә “Алтын битлек” фестивале уза. Чара кысаларында тамашачыга Русиянең төрле шәһәрләреннән иң яхшы спектакльләр күрсәтелә. Марафонның традицион йомгак ясала, “Алтын битлек” премиясе тапшырыла. Профессиональ жюри бу бүләк белән иң яхшы спектакльләрне, режиссерларны, актерларны билгели.
Театр көне республикада да киң билгеләнә. Иҗат коллективлары котлый да, котлаулар да кабул итә.
Форсаттан файдаланып, театрга бәйләнеше булган һәммә иҗат ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сез - безнең иң якыннарыбыз, иң матурларыбыз, сәләтлеләребез. Тормышыбызның нуры сез!
Читайте нас: