+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Өч хат” җиңү яулады

21-25 мартта Чиләбе һәм Троицк шәһәрләрендә VIII «ЗА!» кинофестивале үтте. Конкурс һәм конкурстан тыш программада Русиядә төшерелгән утыздан артык фильм күрсәтелде.Фестивальгә Русиядән һәм чит илләрдән 250дән артык заявка килгән булган. Конкурс программасына 24 фильм сайлап алынган. Алар арасында “Башкортостан” киностудиясендә төшерелгән “Өч хат” тасмасы да бар.


“Өч хат” фильмын (режиссеры Руслан Юлтаев, продюсеры Азамат Хуҗәхмәтов) фестивальдә сценарий авторы Дамир Йосыпов һәм куючы оператор Рафаэль Сарваев тәкъдим итте.

Кинотасма “Иң яхшы сценарий” номинациясендә җиңеп чыкты. Дамир Йосыповка бүләкне С. А. Герасимов исемендәге Чиләбе өлкә кино үзәге директоры Виталий Тарасов тапшырды.
Читайте нас: