Җыр-моң бәйрәмендә Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Асаев, Сиринә Зәйнетдинова, Руслан Сәйфетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Артур Шөгаепов, Азат Абитов, Рифат Шәрәфетдинов, “Болгар кызлары” төркеме, “Мирас” ансамбле катнашты.
Махсус кунаклар – Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева, Татарстанның атказанган артистлары Илһам Вәлиев һәм Раяз Фасыйхов чыгыш ясады.