+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 Апреля 2017, 11:00

Салават янә Уфаны яулый

Русиянең һәм Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның Уфада чираттагы гастрольләре башланды.


Башкаладагы беренче тамаша 31 мартта узды. Калган концертлар 2, 7, 8 апрельдә узачак.

Салават Фәтхетдинов концертларының бу - 28нче сезоны. Якташыбыз, Тәтешле районының Аксәет авылы егете, татар эстрадасында иң популяр йолдызларның берсе булган Салаватның быелгы тамашалары Русиядә киң билгеле “Хәзинә-Тур” туристик компаниясе белән берлектә оештырыла.

Җырчы бу гастроле барышында барлыгы 14 концерт уздырачак. Алар “Салаватотерапия” девизы астында үтә.
Читайте нас