+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2017, 15:35

\"Бамбарбия! Киргиду!\"

Бүген - “Кавказская пленница” фильмының киң прокатка чыгуына 50 ел.

Фильм тиз арада зур популярлык яулый. Анда яңгыраган җөмләләр цитата булып тарала. Әмма ул вакыттагы цензура җитәкчелегенә аларның берсе дә, шул исәптән яңгыраган җырлар да, ошамый. Бәхеткә, картинаны Леонид Ильич Брежневка күрсәтәләр. Нечкә юмор хисле генсек аны рәхәтләнеп карый һәм язмышын уңай хәл итә.
1967 елда фильмны 76 миллион кеше карый.
“Студентка, комсомолка, спортсменка” Нина роленә совет киносы йолдызлары Лариса Голубкина, Наталья Кустинская, Наталья Селезнева, Марианна Вертинская һәм башкалар дәгъвә итә. Әмма баш режиссер Леонид Гайдай ул вакытта беркемгә дә билгеле булмаган цирк артисткасы Наталья Варлейны сайлый һәм ялгышмый. Әмма аңа Надежда Румянцева тавышы "бирелә", җырларны Аида Ведищева башкара. Тамашачы яратып караган Трус, Балбес һәм Бывалый триосы әлеге картинада соңгы тапкыр күрсәтелә, шуннан соң алар таркала.
Читайте нас: