+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 апрель 2017, 12:37

Уфага Салават башкорт театры килә

13-14 апрельдә Салават башкорт дәүләт драма театры Уфа тамашачысы өчен чыгыш ясаячак. Гастроль афишасында ике спектакль — Туфан Миңнуллинның “Әллә ялгыш, әллә язмыш” трагикомедиясе (режиссеры — Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Олег Ханов) белән Василий Шукшин хикәяләре буенча “Шукшин” (режиссеры — Антон Федоров) спектакле. Гастрольләр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә узачак. Шушы театрда салаватлылар матбугат конференциясе оештырып, киләчәк гастрольләр турында сөйләде.

Салават театры киләсе елга 85 еллыгын билгели. Юбилейга әзерлек башланган. Олег Ханов куелышында яңа постановка әзерләячәкбез, дип серне чиште актерлар.
Соңгы биш елда коллектив баш режиссерсыз эшләгән. Артистлар чакырылган режиссерлар белән эшләп, төрле эш ысулларына төшенә, тамашачы өчен дә төрле авторларның иҗат җимешләрен карау кызыклы. Әмма җитәкче кирәк, киләчәктә бу хәл чишелеш табачак, дигән фикердә артистлар.
Театрда барлыгы 23 артист эшли, алар һәрвакыт эшкә җәлеп ителгән. Үзләре хакында “универсаль труппа” диләр. Зур булмаган шәһәрдә спектакльләрне күп дигәндә 10-15 тапкыр күрсәтеп була. Шунлыктан, коллектив һәрчак эзләнүләр юлында, репертуарны яңартып торалар. Хәер, тамашачының иң яраткан спектакльләре репертуарда дистәләгән еллар сакланып, һаман тулы заллар җыя. Бигрәк тә Нәҗип Асанбаев, Әнгам Атнабаев, Туфан Миңнуллин әсәрләре популярлыгын югалтмый.
Бүгенге заманда гастрольләргә йөрү җиңел булмаса да, коллектив шәһәр чикләрендә генә бикләнеп ятмый. Уфа, Туймазы, Стәрлетамак шәһәрләренә алмаш гастрольләр, ”Русия башкортлары” программасы ярдәмендә Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләрендә чыгыш ясаганнар. 20 апрельдә салаватлылар Республика “Театр язы”н Мостай Кәримнең “Авыл адвокатлары” повесте буенча куелган “Җирдәшләр” тормыш хикмәтләре белән ачалар. Аның да режиссеры Антон Федоров. Мәскәү режиссеры инсценировка авторы гына түгел, аның рәссамы да, музыкаль бизәүчесе дә буларак хезмәт салган.
Айгөл Юлъякшина.
Рәсемдә: Матубгат конференциясендә: Нәүфилә Якупова, Рөстәм Фазыйлов, Лиана Нигъмәтуллина.
Читайте нас: