+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 апрель 2017, 12:14

Гала-концерт Казанда үтә

29 апрельдә Казанның Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә башкорт һәм татар җырларының "Идел" халыкара фестиваль-конкурсы лауреатларының гала-концерты узачак.

Чарада 2016 елда лауреат булган Башкортостан һәм Татарстан җырчылары, шулай ук танылган кунаклар – Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина һәм Айгөл Сагынбаева чыгыш ясаячак. Аларга 2014 елгы лауреатлар Нурзия Сабитова һәм Ирҗан, 2015 ел лауреаты Рәфис Сирусин кушылачак. Җырчылар арасында Кытайда туып-үскән ике лауреат та бар. Концертта Ковент Гарден Англия корольлегенең опера театры составына кабул ителгән Айгөл Әхмәтшина да катнашачак.
"Идел" фестивале алтынчы ел рәттән Уфада уза. Бәйгедә халык, эстрада яисә академик җырларны татар һәм башкорт телләрендә башкаручы яшь профессиональ артистлар катнаша. Узган елда фестиваль җиңүчеләренең гала-концерты Казанда беренче тапкыр үтте.
Бәйге Башкортстан, Татарстан республикаларының Мәдәният министрлыклары, Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Уфа шәһәр хакимияте ярдәме белән оештырыла.
Читайте нас: