Фәридә Кудашева исемендәге бу бәйгедә быел 52 кеше катнашты. Алар арасында Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь җырчылары да бар иде. Өч көн буе барган бәйгедә жюри Гран-прины Зианчура районыннан килгән Әлфия Морзабаевага тапшырырга карар чыгарды. Аңа 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.
7 апрельдә Халыкара җыр фестивале Гала-концерт белән ябылды. Анда, бәйгедә катнашучылардан тыш, композитор Нур Даутов, күренекле җырчылар Хәния Фәрхи, Идрис Газиев, Рөстәм Маликов, Риф Гатауллин, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Дамира Сәетова, Флүрә Килдиярова, Азамат Тимеров, Рөстәм Гыйззәтуллин, Заһир Зәйнетдинов, Роберт Юлдашев һәм “Курайчы” төркеме дә катнашты.