Һөнәри училищедан соң тракторчы булып эшли, армиядә хезмәт итә. 21 яшендә үзен тулысынча музыкага багышларга карар кыла.
Уфа сәнгать институтыннан соң Сибайдагы БДУ филиалында укыта. 1995 елдан республика укыту-методик үзәгендә эшли. Соңрак, Республика халык иҗаты үзәгендә эшләгәндә, зур мәдәни чаралар оештыручы була. Тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр дә була. 2009 елдан башлап - Уфаның 7нче музыкаль мәктәбе директоры.
Бик күп билгеле әсәрләр авторы Айрат Гайсин иҗатына халык җырлары алымнары, мелодик, ритмик ачылу хас, автор эчке бай дөньясын матур көйләргә сала.